enrutat
Баш бит / Тарихчы Альберт Борһанов: «Тарихны өйрәнүдә хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара»
Тарихчы Альберт Борһанов: «Тарихны өйрәнүдә хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара»

Тарихчы Альберт Борһанов: «Тарихны өйрәнүдә хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара»

«Яңа Гасыр» каналы тәкъдим итә торган «Ком сәгате» тапшыруында тарихчы Альберт Борһанов яңгыраткан җиде кызыклы фикер.

«Тарихны өйрәнүдә хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара»

Тарихны өйрәнүдә үрнәкне галимнәр күрсәтергә тиеш булса да, безнең хөкүмәт галимнәрдән алдарак бара. Безнең галимнәрнең инициатива белдермәве фәндә зур фаҗига булып тора. Инициатива бездә дәүләттән килә. Чит илләрдә галимнәр дәүләтне эшләтә. Бездә фәндә акча бүләләр. Инициатива күрсәтүгә кызыксыну калмый.

«Тарихны өйрәнә торган институтлар арасында хезмәттәшлек җитми»

Тарихны өйрәнә торган институтлар киләчәккә планнар куйсалар да, алар тарафыннан активлык җитми. Институтлар арасында берләшү юк һәм һәрберсе үзенекен эшли. Кайбер галимнәрнең үзләрен күрсәтү теләге нәтиҗәсендә туган көндәшлек бер яктан яхшы, ә икенче яктан — бергә эшләсәк дөресрәк булыр иде. Тарих өйрәнү институтлары арасында хезмәттәшлек җитми.

«Татар бистәләре — фәнни проблема»

Татар бистәләре — өйрәнеп бетмәгән зур фәнни фундаменталь проблема. Казанда Иске татар бистәсе бар, андагы күп йортларны саклап кала алмадык. Томск шәһәрендә, мәсәлән, 300дән артык агач йорт сакланган. Анда махсус татар бистәсе тыюлыгын булдыру өчен эшләр бара. Казанда иске йортлар калмаган диярлек, без аларны яңадан эшләргә тырышсак та, иске мохитне булдыра алмыйбыз.

Хәзер татар архитектурасы саклаган берничә ноктаны аерып әйтеп була: XIII–XIV гасыр архитектурасы сакланган Болгар, хәзерге Төрекманстанда Иске Үргәнеч шәһәре, Кырымда Бакчасарай, Төньяк Кавказдагы татар шәһәрләре.

«Һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак»

Милләтне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә, ягъни сан һәм сыйфатны арттырырга кирәк. Әгәр без эшләмәсәк, милләт бетәргә мөмкин. Санга килгәндә, һәр гаиләдә иң азы өч бала булырга тиеш, шул очракта милләт алга барачак.

Сыйфатны үстерүнең бер юнәлеше — исән-сау бала үстерү. Татар психологиясендә баланы тыйнак бул, дип үстерү бар. Мин моңа каршы. Минемчә, бала өйдә дә, мәктәптә дә гөрләп яшәргә тиеш. Әти-әни баласын хулиган итеп үстермәсен иде. Икенчедән, бала креатив, интеллектуаль яктан көчле һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш.

«Далада яшәүче халыкларда милли рухны саклау инстинкты югалып бара»

Таулы, җылы якта яшәүче халыкларда милли рухны саклау инстинкты көчлерәк. Далада яшәгән халыкларда ул югалып бара. Татарның интеллектуаль потенциалы таралган. Алтын Урда вакытыннан ук татарда эчке конкуренция сизелә. Урта Азия халыкларында мәхәллә системасы сакланган һәм алар бердәм. Татар кемгә генә хезмәт итмәгән һәм шуннан хезмәтчелек психологиясе сакланган. Актив һәм сәләтле халык булсак та, татар милләтенә бердәмлек җитми.

«Авыл тарихын бер көндә генә язып булмый, анда берничә ай яшәп карарга кирәк»

Һәр кешенең паспорты булган кебек, һәр авылның тарихы булырга тиеш. Галимнәребез тарихны археологиягә таянып язалар. Авыл тарихын өйрәнүне табигатьтән башларга кирәк: елгаларны, чишмәләрне, изге урыннарны өйрәнергә. Татар яшәү өчен яхшы урыннарны гына сайлап алган. Башкорт күбрәк күлләрне яратса, татар елга буен сайлый. Авыл тарихын бер көндә генә язып булмый, анда берничә ай яшәп карарга кирәк.

«Керәшен һәм мөселман геройларының данын күтәрергә кирәк»

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы тору өчен галимнәребез актив эшли, чөнки безнең өчен ул дошман. Икенче яктан безгә үзебезнең геройларны күрсәтергә кирәк. Безнең мирасыбыз бөек шәхесләргә бик бай. Керәшен һәм мөселман геройларының данын күтәрергә кирәк. Казахстанда Сөембикәгә һәйкәл торгыздылар дип шатлансак та, казахлар аны үзләренеке дип куйды. Безгә дә Сөембикәгә һәйкәл торгызырга кирәк.

Безнең җитәкчеләр толерант, без Л.Н.Толстой, Л.Н.Гумилев кебек рус геройларын зурлыйбыз. Татарстан милли сәясәтне дөрес алып бара, ә Мәскәү аны эшләми. Бердәм булмасак, үзебезне сакламасак, без беркемгә дә кирәк түгел.

Гөлүзә Ибраһимова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*