tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихи вакыйга: Чуаш белән Нижгар татарлары арасында “Дуслык күпере”нә нигез салынды
Тарихи вакыйга: Чуаш белән Нижгар татарлары арасында “Дуслык күпере”нә нигез салынды

Тарихи вакыйга: Чуаш белән Нижгар татарлары арасында “Дуслык күпере”нә нигез салынды

29 март көнне Кочко-Пожар мәдәният йортында тагын бер тарихи вакыйга булып үтте: Чуаш белән Нижгар татарлары арасында “Дуслык күпере”нә нигез салынды. Үзара милли-мәдәни элемтәләрне барлау һәм ныгыту өлкәсендә уртак эш алып бару максаты белән төзелгән ике яклы килешүне рәсми рәвештә Чуаш һәм Нижгар автономияләре җитәкчеләре Фәрит Гыйбатдинов белән Рамил Салихҗанов имзаладылар.

Ә “тагын” диюебез шуңа ки, чөнки Ватанны яклаучылар көненә туры китереп, Ирфан Шаипов туган авылында зур иттереп районара чаңгычылар ярышы оештырган иде һәм бу мәрхәмәтле эшмәкәр әлеге чараның да төп спонсоры булып чыкты. Аның милләтебез ихтыяҗына куйган эчкерсез ярдәмен бу көнне Фәрит Абдулла улы да, Рамил Әхмәт улы да югары бәяләделәр һәм Ирфан Таһир улын Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Шулай ук кунаклар тарафыннан “Туган як” газетасы редакциясе дә, җирле авыл администрациясе дә һәм мәдәният йорты дирекциясе дә ана телебезне һәм милли кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертеп килгәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чуаш татарларының милли-мәдәни оешмасын 30 ел дәвамында уңышлы җитәкләп килгән Фәрит әфәнде дә ике регион арасында “Дуслык күпере” булдыруда беренче адым ясаганы өчен хуҗалар исеменнән олы бүләкләргә лаек булды.

Күрше регионнан килгән 40 газиз милләттәшебезне, ягъни мишәрләребезне, безнең татарларга хас булган традиция буенча милли ризык белән каршы алгач, кунакларга бәйрәмчә тулы табынлы сый-хөрмәт күрсәттек. Ә шул вакыт эчендә тамашачылар залы халык белән тула барды. Шунысы куаныч, күрше авыллардан да шактый кеше килде һәм берәү дә моңа үкенмәгәндер, чөнки Чуаш татарлары концерты таң калырлык иде.

“Мишәр” фольклор-эстрада һәм “Тамчы” балалар фольклоры ансамбльләренең сәхнә тутырып чыгыш ясаулары күз явын алырлык булды, күңелләр тулды. Җырларыбызның борынгылары да, заманчалары да бик килешле яңгырады. Концерт программасының куелышы, һәр һәвәскәрнең милли киемнәрдән булуы сокланырлык иде һәм моны Кочко-Пожар мәдәният йортының тамашачылар залын тутырып килгән якташ-милләттәшләребез дә билгеләп үтте.

Бу турыда киләсе саныбызда өстәмә рәвештә тукталып үтәрбез әле, Алла кушса. Ә хәзер Чуаш Республикасындагы дин кардәшләребезгә матур концерт белән сөендергәннәре өчен чиксез рәхмәтләребезне генә юллыйсы килә.

Олег ХӨСӘЕНОВ
И.Садеков фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*