tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихның борылган төшендә… Президент мәкаләсен укыганда туган уйлар
Тарихның борылган төшендә… Президент мәкаләсен укыганда туган уйлар

Тарихның борылган төшендә… Президент мәкаләсен укыганда туган уйлар

Шик юктыр ки, без дәверләр алышынган чорда яшибез. Тарих иләгенең кибәкне кибәккә, бөртекне бөртеккә аера торган чоры. Кискен борылышлар, текә түбән төшүләр һәм күтәрелешләр белән сыйфатлана торган дәвер. Гасырларга, хәтта ки меңьеллыкларга бер килә торган бөек сынаулар. Тагын бер нәрсә мәгълүм: елганың борылган төше – иң хәтәр урын. Бу хакта классик шагыйребезнең шигыре дә бар: «Елганың борылган төшендә, Бик хәтәр төшендә елганың…» Кешелек тарихында да нәкъ шулай: борылыш мизгеле – иң хәтәр һәм авыр чак. Халыкларга төрле яклап басым көчәя. Үз хакыңны хаклау өчен иҗтиһад итү, тырышлык кую ихтыяҗы кискен арта. Күреп торабыз бит: державалар үзара тарткалаша – очкыннар оча. Расалар һәм милләтләр якалаша – әнә-менә зур янгын чыга дип торасың. Тагын бер нәрсә хактыр: халык көчлерәк булган саен, зуррак басым тоя. 

Без, татар халкы вәкилләре, ул басымның көчәюен соңгы өч-дүрт елда аеруча нык тоябыз. Телебезгә, динебезгә, яшәү рәвешебезгә теш кайраучыларның тантана итәргә тырышулары, милли асылыбыздан баш тартуны таләп итүчеләр сан ягыннан арта, сыйфат ягыннан көчәя. Нәкъ менә шундый хәвефле һәм шомлы вакытта лидерның халыкка мөрәҗәгате – вазгыятькә анализ, үткән сабакларны искә төшерү, киләчәккә перспективалар билгеләү яңгыраса, гаҗәпмени? Президентның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән программа-мәкаләсе шундый мөрәҗәгать булып ишетелә. Тарихи яктан шулай килә инде: Татарстан җитәкчесенә төбәк лидеры булу гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татарларның әйдаманы булу вазыйфасы йөкләнә. Авыр һәм җаваплы вазыйфа бу. Россия төбәкләрендәге милләттәшләребезнең дә, элекке СССРдан аерылып чыккан дәүләтләрдә яшәүче татарларның да күзе Казанга төбәлгән. Татарлар гына түгел, хәтта башка төрки халык вәкилләре дә безнең милләткә аерым игътибар, аерым ихтирам белән карый. Казахлар, үзбәкләр… хәтта ки бәйсез дәүләтен саклап кала алган төрекләр дә социаль челтәрләрдә безнең хакта симпатия белән төрелгән җылы фикерләр әйтә, яисә безнең үрнәк булырык сыйфатларыбызны барлый. Президент Миңнеханов бу хакта гади генә итеп: «Татарлар төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен тәшкил итеп, мәдәни этәргечләр чылбырында мөһим элементка әйләнгәннәр», –  дип яза. Тарихта һәм хәзерге дөньяда тоткан урыныңны төгәл билгеләү – мөһим нәрсә. Бу сиңа тиешле югарылыкта калу вазыйфасын йөкли, вакланмаска, түбән төшмәскә куша. Асылыңны югалтуга этәрергә мәҗбүр итүче тышкы басым көчәйгәндә, рухи ныклык өсти, бирешмәскә куша. Сер түгел бит: андый басым бар һәм бик көчле. Президент сүзләре белән әйтсәк: «…Россия халыкларына ясин чыгарга торучылар аз түгел. Милли үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр белән оештырып куярга була дип уйлаучылар бар». Бу мәсьәлә хәтта катлаулырак һәм киңрәк тә. Дәүләт эчендә дәүләт төзеп яшәргә мәҗбүр ителгән без – татарлар гына түгел, утыз еллар тирәсе элек көтмәгәндә бәйсезлеккә ирешкән казахлар, кыргызлар да, башка элекке совет республикаларында яшәүчеләр дә тоя аның катлаулылыгын. Сәяси ихтыярны көчләп тагу омтылышына каршы тору алар тәкъдиренә дә язылган. Президент дөрес билгели һәм әйтә: тышкы басымга уңышлы каршы торуның юлы бер генә – бердәмлек. Татарстанның берләштерүче үзәк булуын аңлау, шул җаваплы вазыйфаны күтәрергә әзер торуны белдерү белән сугарылган лидерның сүзе. Вазгыять шундый: киртә җимереп берни дә эшли алмыйсың. Гаярьлек белән генә түгел, зирәк акыл белән эш итәргә, үзең яшәгән чолганышны исәпкә алырга туры килә. Вазгыять белән исәпләшү – көчсезлек түгел, акыл билгесе. Шул ук вакытта вазгыятьне үз файдаңа үзгәртү өчен тырышырга, күп көч түгәргә туры киләчәк. Тышкы басым никадәр генә зур булмасын, аннан зарланып, күз яшьләре түгеп утыру, кул кушыру – тупикка илтә торган юл. Зарланып откан бер генә шәхес тә, елап көчле була алган бер генә кавем дә юк бу дөньяда.

Тарихи мәйданда үз хакыбызны хаклау һәм раслау өчен, үз урыныбызны даулау өчен безгә интеллектуаль яктан көчле, акыл ягыннан зирәк, рухи яктан саф булырга туры киләчәк. Президентның «алга таба юлыбызны мәгърифәттә күрәбез» дигән сүзләрен мин үзем нәкъ шулай аңлыйм. Чын гыйлем тарату – көчле булуның мөһим бер чарасы. Заман агышында төпкә китмәс һәм юкка чыкмас өчен безгә күп кенә сыйфатлардан арынырга, югалган күп кенә сыйфатларны яңадан булдырырга туры киләчәк. Кавемнең уңышы һәр шәхеснең үзендә потенциаль уңай үзгәрешләр булдыруыннан бәйле. Моның өчен безнең милләткә хас булган асыл тәрбиягә кире кайтырга, глобальләштерүнең зыянлы тәэсиренә иммунитет булдырырга кирәк булачак. Милләтнең хәле андагы рухи үзгәрешләргә бәйле. Хәлне үзгәртүнең Аллаһы Тәгалә билгеләгән бер генә формуласы бар: «Үзе үзгәрмәгән кавемнең хәлен Аллаһ үзгәртми».

Моннан берничә ел элек «Фейсбук»та бер казах хатыны язганны укырга туры килде: «Әби безгә кечкенә чакта: «Чиста булыгыз, чиста булмасагыз, татар кияүгә алмас», – дип әйтә иде. Татарның кияүгә алуы ник кирәк булгандыр, ә менә чисталыкка омтылыш тәрбияләде шул сүзләр». Бик киң мәгънәгә ия пост бит бу, уйлап карасаң. Безнең халыкның тышкы һәм рухи чисталыкка никадәр зур әһәмият бирүен генә ассызыклап калмый алар, татарның милләт буларак башка халыклар алдында зур абруен да раслыйлар. Кайчандыр төрки кардәшләр өчен татарга кияүгә чыгу мәртәбә булган, чөнки татар – тормыш итү өчен иң кулай кавем. Башка милләтләр алдындагы бу абруебызны берникадәр югалтмадык микән инде? Югалтсак, торгызырга, Президент әйткәнчә, «традицияләребезне балаларга тапшырырга» туры киләчәк.

Безнең халыкның тәкъдирендә бик кызыклы бер нәрсә язылган. Тарихның давыллы, өермәле мизгелләрендә ул үзендә зур үсеш потенциалы таба һәм вазгыятьне үзен үстерү өчен файдалана. 1905 – 1907 еллардагы Беренче рус революциясен искә төшерик. Күпме ирекләр һәм хокуклар яулап калды шул чакта безнең милләт! Бөек Октябрь түнтәрелеше һәм аннан соңгы болгавыр чорны да яңа мөмкинлекләр ачу өчен файдаланды. Үткән гасырның туксанынчы елларын гына искә төшерик. Нинди куәт белән зур алгарыш юлына баскан идек. Тик һәрбер инкыйлабтан соң реакция еллары башлана да, зур сәясәтнең тектоник плитәләре кысылуы астында калабыз: ирешелгәннәр югала башлый.

Президент Миңнехановның программа-мәкаләсе дәверләр чәкешкән мизгел алдыннан язылган. Сәясәтнең тектоник плитәләре уйнау нәтиҗәсендә зур ярыклар барлыкка килә. Я упкынга төшеп китә халык, я шул ярыкларда үзенең үсеше өчен яраклы киң мәйдан төзи. «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дигән мәкаләне мин шул мәйдан өчен туфрак әзерләү дип кабул итәм.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*