tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта татар мәдәнияте үзәге Бөек Җиңү уңаеннан концерт оештыра
Ташкентта татар мәдәнияте үзәге Бөек Җиңү уңаеннан концерт оештыра

Ташкентта татар мәдәнияте үзәге Бөек Җиңү уңаеннан концерт оештыра

Быел Ташкент шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәге Үзбәкстан Министрлар Кабинеты каршындагы Халыкара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дуслык элемтәләре буенча комитеты белән берлектә, беренче тапкыр Бөек Җиңү көне уңаеннан концерт оештыра. Ул 9 нчы май көнне 16.00  сәгатьтә  узачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, анда үзбәк, рус, татар телләрендә җырлар яңгырый. Үзбәкстанның “Изге нур”, “Жемчужина” һәм башка коллективлары, Марат Хәкимов, Фирүзә Халдарова, Мансур Урмеев, Рафаэль Узикаев, Римма Гыйззәтуллина, Мәрьям Бухарова һ.б. артистларның чыгыш ясавы көтелә.

Концерт  үтәчәк урын: Ташкент шәһәре, Бобур урамы, 45 нче йорт.

www.tatarlar.uz

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*