tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар əдəбияты кичəсе
Татар əдəбияты кичəсе

Татар əдəбияты кичəсе

Безнең татар мəдəнияте искиткеч бай һəм шул өлкəдəге күренекле шəхеслəребезнең тормыш юлы, иҗаты зур кызыксыну тудыра. Мин үзем өчен татар мəдəниятен, дөресрəге, əдəбиятын күптəн түгел генə ачтым. Җəен Татар Моклокасында ял иткəндə əбиемнең туганының өендə Разил Вəлиевның “Жить хочется” дигəн китабы кулыма элəкте. Китап рус теленə тəрҗемə ителгəн булса да, татар рухы нык сизелə. Һəм нəкъ шул китапны укыгач миндə татар əдəбияты кичəсен оештыру телəге туды. Əмма бу кичəне Мəскəүдə, татарларның тарихи урыны булып саналган, кайчандыр бөек шагыйрь Муса Җəлил əдəби түгəрəк оештырган Татар мəдəният үзəгендə уздыру мөмкинлеге туар дип башыма да китермəгəн идем.

Һəм яз башының беренче көнендə мəдəни үзəкнең китапханəсендə 20 гасырда иҗат иткəн татар-башкорт мəдəният эшлеклелəренең иҗатына багышланган əдəби-музыкаль кичə уздырдык. Кичəне Фəннур Сафин сүзлəренə, Фəрит Хатыйпов көенə язылган җырдан юллар алып, “Мин моңланмыйм – җаным моңлана”, дип атадык. Татар моңы бит ул кабатланмас бер рухи халəт, аны хəтта сүз белəн əйтеп тə булмый.

Бу кичəне оештыруда татар мəдəниятенə битараф булмаган дусларым ярдəм итте. Чыгышы белəн Куйсуыннан  булган Диана Исхакова Əнгəм Атнабаевның шигырьлəрен укыды, Муса Җəлилнең “Яшь ана” шигырен Гөльяз Мавлютова (Татарстан һəм Чуаш республикалары) күңеллəргə үтеп керерди итеп сөйлəде. Тамырлары белəн Сафаҗайдан булган Динә Беляева Фатих Кəрим шигырен, ə Диләрә Кадыйрова (Актук) Нəкый Исəнбəтнең шигырен һəм Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеннан өзек укыдылар. Мин Илдар Юзеев сүзлəренə язылган “Мəтрүшкəлəр”, ə Илнур Азизов (Куйсуы) Ярлы Кəримнең “Назлы гөлкəем” җырларын башкардык.

Сафаҗайлы Наилə Исхакова Роберт Миңнуллинның иҗаты белəн таныштырды, ə Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен Арслан Суточкин (Татар Моклокасы – Зур Рбишча) тəкъдим итте. Барлык җыелган кунаклар шундый матур кичə оештырган өчен рəхмəт белдерделəр, ə инде кичəнең хөрмəтле кунагы, шагыйрь, филология фəннəре кандидаты Равил Фəйзрахман улы Рахманиның чарага югары бəя бирүе безнең өчен бигрəк мөһим булды. Бу чарадан һəрберебез илһамланып кайтып китте һəм килəчəктə тагы да шундый кичəлəр уздыру телəге туды.

Динара САДЕКОВА.

Мəскəү. (Татар Моклокасы – Чүмбəли).

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*