enrutat
Баш бит / Татар акылы эштән соң…
Татар акылы эштән соң…

Татар акылы эштән соң…

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында янә бер мәртәбә «татар халкының үсеш стратегиясе»н эшләү хакында ачынып сүз кузгаткач, тагын боз кузгалды. Боз белән бергә без дә кузгалдык…

Хәер, Бөтендөнья татар Конгрессының, ­соңгы елларда барлыкка килгән Милли Шураның «милли яңарыш» эшендә туктап торганы да булмагандыр. Тик чынлап торып «кузгалу» өчен барыбер Президентның бармак күрсәтүе кирәк булды бугай: бу мәсьәләдә фикер алышулар кызып китте, эшлекле тәкъдимнәр арта бара. Әлбәттә, бу бик әйбәт гамәл, күңелле күренеш.

Моннан 100 ел элек тә бу хакта, ягъни милли үсеш турында кызу-кызу бәхәсләр, фикер-тәкъдимнәр, хәтта кылынган гамәли эшләр дә күп булган. Һаман да шул бер балык башы бугай инде ул… Болай итәргә кирәк, тегеләй эшләп карарга кирәк, алайса үләбез, бетәбез, юкка чыгабыз.

Без дә шундый уй-хисләр элек моннан 15 еллар элек «Татмедиа» җәмгыяте ярдәме илә, ул вакытта Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин белән бергә бу өлкәдә гамәли эш эшләргә керешкән идек. Мин бу очракта «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивален күздә тотам. Казан шәһәре балалары сәхнәдә театр уйный. Татар телендә. Әле дә истә: «Шәһәр җирендә сәхнәгә чыгып туган телендә сөйли алучы бала юк хәзер, хыялланмагыз!» – диделәр. Ләкин без чынлап та «хыялыйлар»идек шул, аңа карап кына күңел төшмәде, 3 яшьтән алып 17 яшькәчә булган бала-яшүсмерләрне татарча театр уйнарга сәхнәгә чыгардык. Шөкер, ошбу фестиваль хәзер Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән республика күләмендә 3нче елын бара, узган ел әлеге чарада 5 меңнән артык яшь актерларыбыз катнашты һәм шуларның өчтән бере башка милләттән иде. Кыскасы, татар телендә барган чарада җидедән артык милләт баласы актив катнаша. Теләп катнашалар, бернинди мәҗбүри фигыль-гамәл юк, чөнки сәхнә матурлыгы кешене балачактан үзенә тарта, ахрысы; әле тагын сәхнәгә чыгып үз-үзеңне раслау дигән психологик моментларны да искә алсак, бу фикерне куәтләргә иш өстенә куш кына булыр.

Милли үсешнең стратегия­се хакында сөйләшик без, фикерләшик без, Президентка шәп программа тәкъдим итик: ул бары файдага гына булачак. Әмма параллель рәвештә төгәл эш тә барырга тиеш, татар акылы төштән соң кебек килеп чыкмасын; «Йолдызлык»тан «коелган» балалар белән генә әхлакый, саф күңелле, тәүфыйклы милли буын тәрбия кылып булмас шикелле, өстәвенә әлеге фестиваль ниндидер кәсеп төсмерен дә алмадымы икән инде – шуның өчен ел саен зур акчалар тотылса да, мин әле һаман ошбу чараның милли мәсләген күрмим, асабасын тоя алмыйм…

Нәкъ шундый максат бе­лән Казан федераль университеты белән берлектә «Татмедиа»ның «Сәхнә» ­теа­тр, «Салават күпере» балалар журналлары редакция­ләре «Кәрия­Зә­кәрия» дип аталган яңа проектны тормышка ашырырга кереште. Әлеге бик тә үзенчәлекле бәйгене гамәлгә кую Федераль уку йортының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов белән безнең узган ел ук туган хыял иде. Студент яшьләр, булачак педагоглар, татар халык уеннарын эзләп табып, шулар нигезендә сценарий язып һәм шуны ук үзләре сәхнәдә скетч-спектакль итеп куярга тиешләр иде. Ул халык уеннарын хәзерге яшьләр түгел, өлкән буын да «белеп»  күптән оныткан иде инде; ни кызганыч, 90нчы еллар башында алар авыл клубларында да юкка чыкты. Хәтерлим, 70нче еллар ахыры, 80нең башында без «Кәрия­-Зәкәрия», «Йөзек салыш», «Аулак өй» уеннарын теттереп уйный идек әле, энекәш-сеңлекәшләргә килеп җиткәч, капылт бетте ул. Гомумән, «90нчы еллар» күп нәрсәне юкка чыгарды. Милли әхлак-асылны гына түгел, адәми сыйфатларны да зәгыйфьләндерде.

«Кәрия-Зәкәрия» проек­тын га­мәлгә куяр алдыннан, эшнең барып чыгачагына мин беренче чиратта үзем ышанып бетмәдем бугай, һәрхәлдә, күңелдә шундый курку бар иде. Ләкин Рәдиф Җамалетдинов кыюрак булып чыкты, «эшлибез», – диде. Университет ректоры Илшат Рәфкатович Гафуров­тан фатиха алгач, икебез дә кыюланып киттек, чөнки Илшат әфәнде бик креатив һәм булдыклы җитәкче, кем әйтмеш­ли, тотынган эшен ярты юлда калдырмый. Татар халык уеннарын студентларга ул рәвешле өйрәтүнең гаҗәп зур файдалы икәнлеген шундук сизде җитәкче һәм менә апрель аенда әлеге фестиваль шаулап-гөрләп узды да.

Быелгы фестиваль-бәйге беренче коймак кына булса да, оештыручылар гына түгел, катнашучы студентлар күңелендә дә зур яклау, хуплау тапты. Искиткеч кызыклы-файдалы чара булып чыкты ул! Дөресрәге, үзе бер гадәти бәйрәм кебек, ә үзенең эчке мәгънәсе, «дарысы» бик зур; халык уеннары яшьләребез башкаруында кабат халыкка кайта; үз чиратында яшьләрнең җаннарында сеңеп кала, әхлак тәрбиясе, гореф-гадәтләр аларның кан тамырлары аша уза!..

Киләчәктә мондый бәйге-фестивальләр Казан федераль университетын чын милли уку йортына әйләндерәчәк. Шулай буласына мин ихластан ышанам, ректор Илшат Гафуровның командасы бердәм һәм бик креатив.

«Татар акылы төштән соң түгел, бу очракта татар акылы эштән соң булсын!» – ди институт директоры Рәдиф Җамалетдинов. Студент вакытыннан яхшы беләм, Рәдиф әфәнде милли егетебез, көчле, энергияле җитәкчебез.

Минем үземә бигрәк тә милли үсеш стратегиясенең төп таләп-юнәлешләрен нәкь менә яшьләр белән белән бергә гамәлгә куюы ошады әлеге уку йортының.

Зиннур Хөснияр
Рамилә Вәлиәхмәтова фотолары
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*