tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” халыкара фәнни – гамәли конференция
“Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе”  халыкара фәнни – гамәли конференция

“Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” халыкара фәнни – гамәли конференция

Бүген, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” исеме астында халыкара фәнни – гамәли конференция башланып китте. Чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессы һәм  ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис. тарих институты. Конференцияне ТР ФА вице –президенты, ТР ФА Ш.Мәрҗәни ис.Тарих инстиуты директоры Рафаиль Хәкимов ачып жибәрде. Килгән кунаклар белән  таныштырганнан сәламләү өчен сүзне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров алды. Ул делегатларны шушы мөһим чарада катнашулары белән котлады. Мондый конференцияләрнең ил күләмендә дә мөһим булуын ассызыклады. “Һәрбер шундый җыен сабантуемы ул, дин әһелләре, татар яшьләре форумы мы,  яисә эшмәкәрләрме  алар безгә барысы да кирәк. Чөнки, мондый чаралар халкыбызны берләштерә, башка милләт вәкилләре белән дә дус – тату яшәүгә мөмкинлекләр тудыра. Ә инде бу конференциянең темасы ук әйтеп тора,  без барыбызда татар авыллары һәм мәхәлләләренең тарихын өйрәнү һәм тергезү өстендә эшебезне югары дәрәҗәгә җиткерергә тиешбез” – ди татар конгрессы рәисе.

конф 005

Халыкара конференциядә   ике секция эшли. Беренче секция “Тарихи гореф – гадәтләр һәм татар мәхәлләсенең бүгенге көндә үсеше” темасы астында, Мөхәммәтшин Рафик Мөхәммәтша улы һәм  Рөстәм хәзрәт Батров җитәкчелегендә эшләсә, икенче утырыш “Россия Федерациясендә урнашкан татар авылларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү буенча перспективалар һәм мәсьләләр” исеме белән  Салихов Радик Рим улы һәм Исхаков Дамир Мәүләви улы җитәкчелегендә  уза. Бу секцияләрдә галимнәр үзләрен борчыган сорауларга чишү юлларын эзли, яңа проектлар өстендә фикер алыша.

конф 004

Конференциядә  Татарстаннан,   Россия Федерациясенең Тобольск, Уруссу, Уфа шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан,  Төркия, Финляндиядән  галимнәр  катнаша.

конф 001

 Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*