tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар басмаларының йөзен саклаучы гүзәл затлар: «Журнал чыккач, исни-исни укыйм»
Татар басмаларының йөзен саклаучы гүзәл затлар: «Журнал чыккач, исни-исни укыйм»

Татар басмаларының йөзен саклаучы гүзәл затлар: «Журнал чыккач, исни-исни укыйм»

Татар халкы басма матбугатка бай халык – күпме газета-журналыбыз бар! Моның нинди бәхет икәнен аңлап та бетермибез кебек. Татар журналистикасының киләчәге бармы? – дигән сорауның еш ишетелүе дә шомландыра. Ә кем бу сорауга җавап бирә ала? Әйдәгез, басмаларның йөзен саклаучы хатын-кыз журналистлардан сорыйк.

Әңгәмәдәшләр итеп нәкъ менә хатын-кызларны сайлавыбыз да юкка түгел — татар журналистикасында гүзәл затларның күбрәк булуы үзе үк бер символик мәгънәгә ия бит.

Чулпан Галиәхмәтова, «Сөембикә» журналының бүлек мөхәррире

– Күпләр татар теле, татар журналистикасы бетә дигән пессимистик уйлар белән яши. Минем андый уйларым юк. Бүгенге көндә татар телендә бик күп газета-журналлар нәшер ителә, үз телевидениебез, радиоларыбыз бар. Интернет киңлекләрендә, татар матбугаты буларак, үз урыныбыз бар һәм без анда популяр икән, бетү турында сөйләү бик үк дөрес булмас.

Әйе, әгәр дә үзаңыбызны, татар телен пычратсак, әхлак кануннарын бозсак, татар журналистикасы аксый башларга мөмкин. «Сөембикә» журналында телнең бар кануннары саклана, аның бар матурлыгын, байлыгын, мәгънәсен бирергә тырышып язабыз. Әле бездән соң өметле яшьләребез бар. Яшәрбез, Аллаһ боерса!

Ландыш Әбүдәрова, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе

– Казан дәүләт университетының филология факультетында укыганда, укытучылар безгә «Сез гади татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел. Авыл мәктәбенә кайтып укытырга һәрвакытта өлгерерсез, сез милләткә хезмәт итә торган кешеләр», — дип әйтәләр иде. Шуңа күрә мин, укып бетергәннән соң, тормышымны журналистика белән бәйләргә булдым.

«Казан утлары» — татар әдәбиятының «барометры». Милли мәгариф һәм әдәбиятның киләчәге бар икән, журналистиканыкы да бар дигән сүз. Әлеге өч юнәлеш кулга-кул җитәкләшеп бара. Шуңа күрә татар журналистикасының киләчәге нинди дигәндә, аның мәктәбе, әдәбияты нинди хәлдә булуын карарга кирәк.

Сөембикә Кашапова, «Мәдәни җомга» газетасының бүлек мөдире

– Холкым белән бер дә тик торырга яратмыйм. Шуңа күрә журналистиканы сайладым.

Татар журналистикасының киләчәге бар, әмма хәзер җөмлә төзелешләре, сүзләрне дөрес куллану бозылды. Шушы өлкәдә эшләргә кирәк. Яшьләрнең китап укырга яратмаганлыгын да сизәм. Бу мине бик борчый. «Мәдәни җомга»ны күбрәк зыялы кешеләр укый, алар безгә үз киңәш, тәкъдимнәрен бирсен иде.

Мөршидә Кыямова, «Идел» журналының бүлек мөхәррире

– Дөресен генә әйткәндә, татар журналистикасының киләчәге турында уйлаганда, мин шикләнәм. Ул булыр, ләкин хәзерге кебек түгел, ә башка формада. Миңа калса, татарча журналлар, газеталар кимер. Хәзер без тырыша-тырыша интернет киңлекләрендә дә эшлибез. Мин моның белән килешмим. Укый белә торган кешеләр бөтенләй калмаска мөмкин бит. Кайчаганда шундый уйлар килгәч, куркып куям. Мин журналистикага килгәндә саллы, зур күләмле мәкаләләр язалар, укыйлар иде. Бүгенге көндә бу модада да түгел, журналистның аңа түземлеге дә җитми, аны укымыйлар да. Хәзер барысына да тиз укыла, тиз языла торган әйберләр кызык. Ләкин хайп артыннан куу белән мавыгырга ярамый дип уйлыйм. Һәрнәрсәдән кызык эзләргә түгел, әзрәк интеллектуаль темаларны да күтәреп чыгарга кирәк.

«Идел» журналы – яшьләр өчен. Яшь буын элеккеге даһи шәхесләрне белми. Шуңа күрә журналда, хәзерге заманның танылган кешеләре белән беррәттән, элекке бөек шәхесләр турында да язарга тырышабыз.

Зилә Сәбитова, «Ялкын» журналының бүлек мөхәррире

– Башта «Ялкын»да хикәяләр, публицистик язмаларым дөнья күрде. Соңыннан үземә дә монда эшләргә насыйп булды. Бүгенге көндә балалар, яшүсмерләрнең татар теленә карата мәхәббәтен үстерергә тырышабыз. Журнал белән генә дә чикләнмибез, социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар. «Тик-ток»та да юмористик видеолар урнаштырабыз. Видеоларыбызны күп карыйлар, «лайк»лар куялар.

Гөлнара Хәйдәрова, «Салават күпере» журналының әдәби мөхәррире

– Минемчә, татар журналистикасының киләчәге бар. Иң мөһиме, миллилегебезне югалтмасак иде. Татар халкының бик зур тарихы, үткән юлы бар. Замана белән бергә атларга да кирәк. Хәзер балаларны журналлар, китаплар белән мавыктыру бик авыр, кызганычка каршы. Шуңа күрә журнал битенләрендә QR-кодлар ярдәмендә саф татар телендәге видеоларга сылтамалар урнаштырабыз. Мәгълүматны кызык итеп җиткерергә тырышабыз.

Руфия Мөхетдинова, «Сабантуй» журналы баш мөхәррире урынбасары

– Әти-әниләр тәрбияне күбрәк мәктәпкә тапшыра. Ярый, дәү әнисе белән дәү әтисе булса, алар матбугатка якыйната. Журналны таныту максатыннан, Казан мәктәпләренә барабыз. Кайбер мәктәпләрдә матбугат белән кызыксынмыйлар, аларның күбесе телефонда. Югыйсә бездә балалар өчен шәп журналлар бар. Журналның эчтәлеген сөйләгәч, балаларда кызыксыну туа. QR-кодлар белән урнаштырылган видеоларны күрсәткәч, авыз ачып тыңлап утыралар. Сораулар бирәбез, дөрес җавап кайтарсалар, журнал бүләк итәбез.

«Татар матбугаты бетәчәк», — дип сөйләп йөрсәк, хезмәтебезнең кирәге калмый. Җаныбызны, тәнебезне биреп эшләгәндә, барысы ды яхшы булачак.

Руфия Фазылова, «Татарстан» журналының бүлек мөхәррире

– Журналистика дөньясында беренче җитди адымнарымны «Татарстан яшьләре» газетасында ясадым. Ул вакытта мөхәрриребез Исмәгыйль Шәрәфиев иде. «Исмәгыйль мәктәбе» дигән термин бар иде ул заманда. Башта бик авыр булды, Исмәгыйль абый бер материалны өчәр кат яздыра иде. «Маймылы юк», — дип кенә әйтә иде, син шул «маймылны» табарга тиеш.

«Эшләргә өйрәнерсез дә, аннан соң сагынып искә алырсыз, мин булмам», — дип әйтә торган иде мәрхүм Исмәгыйль абый. Гел искә алам остазымны.

Аллаһ теләсә, милләт, телебез бетмәсә, журналистика бетмәячәк. Ул гомер-гомергә шулай булган. Бәлки 30 елдан электрон басмалар гына калыр. Чөнки басма матбугатны өлкән һәм урта буын укый. Журнал чыккач, үзем дә исни-исни укыйм. Кулга тоткач, кәгазьнең чыштырдауларына кадәр якын. Яшьләр бу кыйммәтләрне башкача күрә. Ләкин әле аларда да ностальгия бар. Шуңа күрә басма матбугатка ихтыяҗ тулысынча бетмәс дип уйлыйм.

Эльвира Мозаффарова, «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире

– Әнием сөйләве буенча, мин кечкенәдән үк телевизордагы дикторларны карап, үзем дә кулыма гәҗит алып, көзге каршында яңалыклар укый торган булганмын. Журналистика факультетына укырга кердем, студент чакта ук «Шәһри Казан» газетасына эшкә урнаштым.

Татарларның элек-электән үз дәүләте, язуы, теле, матбугаты булган. Шуның белән дә без көчле халык.

Милена Новикова, «Туганайлар» газетасы хәбәрчесе

– Журналистикага көтмәгәндә килеп кердем. Балачактан ук «Туганайлар»ны укып үстем, анда эшлисем килә иде. Вакыт узгач, бу хыял арткы планга күчте. Ләкин соңыннан яраткан газетамда эшләргә насыйп булды.

Журналистиканың якты киләчәге булыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, журналистика бүгенге халәттә түгел, башка яңа форматта булачак.

Расиха Исмәгыйлева, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары

– Журналистиканың киләчәге булсын өчен, беренче чиратта татар журналистларын әзерләргә кирәк. Гаиләдә татар телен кулланылышка кертү мөһим. Әти-әни татарча сөйләшмәсә, бала дуслары белән ана телендә аралашмаса, ул үскәч тә татар телендә сөйләшмәячәк. Татар газета-журналлары басылып чыккан очракта да андый кешенең әлеге басмаларга ихтыяҗы булмаячак. Шушы ихтыяҗны булдырыр өчен, ана телебез кулланылышта булырга тиеш.

Журналыбызны бөтен әбүнәчеләргә дә тәкъдим итеп булмый, ул укытучылар өчен журнал. «Мәгариф» — һәр укытучының өстәл журналы, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Биредә алар үзләренең дәрес эшкәртмәләрен бастырып килә. Шул рәвешле укытучылар үзләрен генә түгел, мәктәпләрен, районнарын да күрсәтәләр. Журналыбыз мөгаллимнәр өчен төрле бәйгеләр үткәрә. Шундый бәйгеләрдән соң укытучылардан рәхмәт сүзләре килә.

Алсу Габдуллина, «Сәхнә» журналының җаваплы сәркатибе

– Татар журналистикасының киләчәген югары мәгълүмати технологияләрдән күрәм. Интернет заманасында басма матбугат берникадәр арткы планга күчсә дә, моңаерга сәбәп юк. Чөнки без газета-журналларыбызны медиа киңлеккә яраклаштыра алабыз. Журналист буларак төп бурычыбыз — халыкка файдалы хәбәрләрне вакытында җиткерү, аларны рухи яктан баету һәм укучыларыбызда зәвык тәрбияләү. Ә бүгенге көндә бу бурычларны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар.

Галия Хәбибрахманова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире

– Һәрбер милләтнең матбугаты яшәргә хаклы. Дөрес, бу халыкның үзеннән тора. Татар матбугат чаралары яшәсә, татар теленең дә, халкыбызның да киләчәге бар. Үзе тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, татарча язучы егет-кызларыбыз бар, күп түгел, әмма алар бар. Яшьләр арасында да «Татарча язар идем, татар журналистика факультетында укыр идем», — дигән кешеләр булганда, татар матбугатының киләчәге булыр дип өметләнергә була.

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*