tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел
Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел

Мөхәммәтшин халык санын алу турында: Без Россиядә татарлар санын югалтырга тиеш түгел

2021 елда халык санын алу турында ватандашларга мәгълүмат тарату буенча Россиянең башка төбәкләрендәге Татарстан вәкилләренең эшен оештырырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координацион совет утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады.

«Без телебезне, традицияләребезне, татар халкының гореф-гадәтләрен, санын саклап калу һәм алга таба Россия Федерациясе составында үсү өчен бик җитди эшләргә тиеш», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты җитәкчесе сүзләренчә, бөтенроссия халык санын алу киләсе елның апрель аена билгеләнгән. Ул Россия субъектларында республика вәкилләре алдына халык санын алуда катнашу формасын уйлау, шулай ук ватандашларга мәгълүмат бирү эшен оештырыру бурычын куйды.

«Пандемия һәм кризис шартларында Россиядә яшәүче татарлар санын югалтмас өчен безгә бик актив эшләргә кирәк. Мин Россиядән читтә яшәүче татарлар турында әйтмим инде. Монда да четерекле эш көтә», — диде парламентарий.

Утырышта Татарстан Презиенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. Алар агымдагы ел эшләренә нәтиҗә һәм 2021 елга планнар буенча фикер алышты.

«2020 ел барыбыз өчен дә җиңел булмады, әмма шушы вакытта онлайн эшләү тәҗрибәсе тупланды, алга таба бу форматны актив кулланырга кирәк», — диде Әсгать Сәфәров. Ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына һәм «ТНВ» телерадиокомпаниясенә чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән бергә ватандашлар сорауларына җавап бирә торган мәгълүмати киңлек булдыруны дәвам итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*