enrutat
Баш бит / Татар чәе җитештерүче үзмәшгуль эшмәкәрләр: «Мәтрүшкә чәйне бозмый»
Татар чәе җитештерүче үзмәшгуль эшмәкәрләр: «Мәтрүшкә чәйне бозмый»

Татар чәе җитештерүче үзмәшгуль эшмәкәрләр: «Мәтрүшкә чәйне бозмый»

Чәй — татар халкының алыштыргысыз эчемлеге. Казанда яшәүче Гөлсәрия һәм Ленар Сибгатуллинар чәй тәмен белеп яшиләр. Чәйне үзләре дә ярата, башкаларга да үзләре ясаган крафтлы чәй тәкъдим итәләр.

«Печән базары»на 2017 елда чишмә сулары белән чыккан идек, ә андагы кешеләр нәрсә генә сатмый, искитмәле! «Без тагын нәрсә белән шөгыльләнә алабыз?» — дигән сорау туды. «Нәрсә яратасың?» — дип сорадым хатынымнан. Гөлсәрия чәй ярата. Шуннан чәйләр ясый башладык, 2018дә төрле кушылмалар белән ясалган чәйләр сатып карадык. Халыкка самавырда кайнаган чишмә суы белән чәй эчеп карарга да тәкъдим иттек», — дип сөйли башлады Ленар Сибгатуллин.

Сибгатуллиннар гаиләсе Казанда оештырыла торган «Open sраce market», «Печән базары», «Этно маркет», «Хәләл» маркет кебек чараларда еш катнаша. Татар чәен Австралия, Чехия, Франция, Каһирә, Гонконг илләренә җибәргәннәр.

Узган елның октябрь аенда Ленар Сибгатуллин үзмәшгуль буларак теркәлгән. Теркәлер алдыннан үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә шалтыратып киңәшләр алганнар һәм гаилә проекты өчен үзмәшгуль булып теркәлүне уңай дип тапкан Сибгатуллиннар. «Шәхси эшмәкәр булып теркәлгән очракта салымнар күп булыр иде, ә үзмәшгульләрдән алынган салым күләме безгә уңайлы», — ди алар.

Узган елның октябрь аенда Ленар Сибгатуллин үзмәшгуль буларак теркәлгән. Теркәлер алдыннан үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә шалтыратып киңәшләр алганнар һәм гаилә проекты өчен үзмәшгуль булып теркәлүне уңай дип тапкан Сибгатуллиннар. «Шәхси эшмәкәр булып теркәлгән очракта салымнар күп булыр иде, ә үзмәшгульләрдән алынган салым күләме безгә уңайлы», — ди алар.

«Үз бакчаларында бөтнек беткәч, күршеләреннән җыеп
килә иде»

Гөлсәрия Сибгатуллина ире белән танышкан вакытларны искә төшерде:

«Ул вакытта инде мин чәйгә төрле кушылмалар салып эчәргә ярата идем. Танышкан вакытта Рамазан ае иде һәм авыз ачканнан соң бөтнек белән чәй эчә идем. Бөтнекле чәй көне буе җыелган сусауны баса һәм тәмле. Шуннан Ленар миңа күп итеп бөтнек ташый башлады. Үз бакчаларында беткәч, күршеләре бакчасыннан җыеп килә иде».

Узган «Печән базары» алдыннан Ленар базарны оештыручылар сайтында чәй кәгазенә урнаштыра алырлык рәсемнәр таба: самокатка баскан Тукай, колакчынлы Мәрҗани, ишкәкче Сөембикә. Сибгатуллиннар крафтлы кәгазьдән ясалган тартмаларга шул рәсемнәрне төшереп, өч төрле чәй ясый башлыйлар. Крафтлы чәй булу да шул кәгазьгә бәйле, инглиз теленнән «крафт» сүзе кәсепчелек дигәнне дә аңлата.

Һәр тартмада унике пакет чәй, барысын да Гөлсәрия үзе җентекләп тутыра һәм ябыштыра. «Тукай» һәм «Мәрҗани» чәе — карлыган яфрагы һәм мәтрүшкә кушылган кара чәйләр, «Сөембикә» чәе — кызлар чәе, чамбыр белән бөтнек кушылган яшел чәй.

«Килен булып төшкәнче яшел чәй белән мавыккан юк иде, каенсеңел анысына өйрәтте. Моңа нидер җитми дип, бөтнек салдым — суытты, чамбыр куштым — җылытты. Шулай бутый торгач, тәмле кызлар чәе килеп чыкты», — ди Гөлсәрия.

«Гаилә белән чәйгә утырдык»

«Быел үзебез әзерләгән мәтрүшкә, карлыган яфраклары Яңа елга кадәр бетте, сорау ул кадәр күп булыр дип уйламаган идек. Мәтрүшкәләр сатучы әбиләр белән элемтәгә кердек. Алар биргән мәтрүшкә һәм карлыган яфракларының сыйфаты яхшырак та булып чыкты. Бу әбиләр карлыган яфракларын май аенда ук җыялар икән, яфраклар файдага иң бай вакытта.

Безнең балалар да чәй яраталар, кичләрен бергә җыелышып чәй эчәбез. Ирем чәйгә нинди яфраклар салганны тәменнән үк аера башлады, ә балаларга күбрәк үлән чәйләре, җиләкле чәйләр бирергә тырышам. Җәй көне җыйган җир җиләкләрен шикәр салып кайнатмыйбыз, суыткычта катырабыз һәм кыш буе җиләкле чәйләр пешерәбез.

Ботканы — май, чәйне мәтрүшкә һәм карлыган яфраклары бозмый. Татар халкы кайда да чәй эчәргә ярата бит: «Юк, чәй эчеп тормыйм», — дигәндә дә бер чынаяк чәйне күз алдында тотып әйтә», — ди Гөлсәрия Сибгатуллина.

Интертат
Автор: Гөлүзә Ибраһимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*