tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар Дозор – 2019» квест-уенына гаризалар кабул ителә
«Татар Дозор – 2019» квест-уенына гаризалар кабул ителә

«Татар Дозор – 2019» квест-уенына гаризалар кабул ителә

«Татар Дозор – 2019» квест-уенына аккредитация 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Татар-Дозор – 2019» квест-уены быел унберенче тапкыр үткәрелә. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Узган елларны алар биш яки җиде төркем булса, алга таба урта һәм югары белем бирү оешмаларыннан 30 дан артык төркем сайлап алына, аларның саны 300 кешедән арта.

Канашучылар, юлларында очраган кибетләргә, кафе-рестораннарга, даруханәләргә кереп, татар теленең кулланылышын, бу телдә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген тикшерә. Елдан-ел уен популярлаша, аның темалары тагы да көтелмәгән һәм кызыклы була.

Узган елны уен «Инкыйраз» дип аталган һәм танылган җәмәгать эшлеклесе, публицист, татар әдәбиятының классигы һәм «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романының авторы Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган иде. Быел төркемнәр дүрт мәйданчыкны: Казан Кирмәне, Ирек Мәйданы, Иске татар бистәсе һәм Бауман урамын узачак.

Төркемнәр Казанның тарихи урыннарында төрле иҗади биремнәр (флэшмоб, табышмак, социаль эксперимент һ.б.ларны) башкарачак. Һәр мәйданчык билгеле бер темага багышланачак: тарих, мәдәният, ә кайберләрендә фото-сораулар да бул

Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 26 апрель көнне Бауман урамындагы концертта бүләкләнәчәк.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*