tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар
Татар эшмәкәрләре “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар

Татар эшмәкәрләре “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар

7 декабрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының программасы кысаларында делегатлар “Алабуга” махсус икътисади зонасына сәфәр кылдылар. Татар эшмәкәрләре зур мәйданда эшләүче һәм әле төзелеп ятучы 42 сәнәгать һәм җитештерү объектын күзәттеләр.  Экскурсия тәмамлангач кунакларны “Алабуга” махсус икътисади зонасының генераль директор урынбасары Ренат Халимов кабул итте. Ул татар эшмәкәрләренә икътисади зона резиденты булуның зур табыш китерүе, мондагы уңай шартлар, сәнәгать һәм җитештерү өлкәсенә кагылышлы салымнарның түбән булуы турында бәян итте һәм Татарстан белән эшлекле хезмәттәшлеккә чакырды. Шулай ук кунаклар өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында презентация дә күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*