tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар филармониясе «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен башлый!
Татар филармониясе «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен башлый!

Татар филармониясе «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен башлый!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов киләсе – 2021 елны туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.  Туган телебезне саклау, үстерү, милли җәүһәрләрне югалтмау, төрле чаралар аша моңа теләктәшлек күрсәтү –  безнең уртак бурычыбыз.

«TATAR сүзе» бәйгесе өчен җаваплы булуны Татар дәүләт филармониясе зур дәрәҗә дип кабул итте.

Бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша ала. Яшь чикләве юк. Бәйгенең премияль фонды – 1 миллион сум.

Беренче тур –  катнашучылар [email protected]  электрон адресына яки +79196900422 WhatsApp номерына үз укуларында сәнгатьле сөйләү, әдәби-музыкаль композиция,  уен элементлары кергән диалоглар форматында татар классик әсәре язмасын җибәрәләр. Бәйгедә ШИГЫРЬ, ПРОЗА, МӘСӘЛ җанрында иҗат ителгән профессиональ  әсәрләр катнаша ала.

Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри карый.

Жюри рәисе –  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов;  жюри рәисенең урынбасары – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйлаҗев; жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин;  жюри әгъзалары – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова; актер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов; телевидение тапшыруларын алып баручы, “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире Илдар Кыямов.

Бәйгенең 2-нче туры 20 февраль көненә билгеләнгән.
Гала-концерт Халыкара Туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*