tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар галиме Касыйм Йосыповка 85 яшь
Татар галиме Касыйм Йосыповка 85 яшь

Татар галиме Касыйм Йосыповка 85 яшь

Бүген  татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия Табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Мөхәммәтназиф улы Йосыпов 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле Касыйм Мөхәммәтназиф улы!

Сезне, татар халкының күренекле улын, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез, олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм!

Без Сезне абруйлы галим, фидакарь һәм күпкырлы шәхес, Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы һәм татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милләтпәрвәр буларак беләбез. Сезнең дәртлелегегез, һәркемгә сизелерлек кайгыртучанлыгыгыз, күңелне юатырлык сүзләрегез, бар очракта да зирәк һәм акыллы юллар таба белүегез, эзләнүчән – яңалыкка омтыла торган тынгысыз холкыгыз, сокланырлык дипломатиягез, гадилегегез, ихласлыгыгыз, халкыбызга хас тырышлыгыгыз һәм тыйнаклыгыгыз… безгә һәрчак оптимизм, зур эшләргә алынырга көч һәм илһам өсти. Башкортстан, тарихи Ватаныбыз – Татарстанда гына түгел, ил, дөньякүләм хөрмәтле һәм дәрәҗәле шәхес булуыгыз һәрчак горурлык хисләре уята! Киңәшләрегез һәм тәҗрибәгез халыкара дуслыкның ныгуына һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итә. Сезнең белемнәрегезне сеңдереп тәрби-яләнгән шәкертләр дә татар дөньясында икътисадының динамикалы үсе-шенә һәм социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүенә зур өлеш кертә.

85 яшьлек юбилеегызны егетләрчә күтәренке рух белән каршы алуыгызга аеруча шатбыз. Һәрчак шулай тормыш сөючән булып калыгыз, яшәү һәм эш дәрте сүрелмәсен, максатка омтылышыгыз бервакытта да кимемәсен. Дөньдагы катлауланып барган тормыш шартларына карамастан, Аллаһы Тәгалә Сезгә аеруча ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы бирсен, гомерегез бәхеттә һәм хөрмәттә үтсен!

 

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*