enrutat
Баш бит / Татар халкын Европада таныткан Гөлнар ханым — Ольга Лебедева тарихы
Татар халкын Европада таныткан Гөлнар ханым — Ольга Лебедева тарихы

Татар халкын Европада таныткан Гөлнар ханым — Ольга Лебедева тарихы

Төркия ислам энциклопедиясенә кертелгән күренекле шәхесләр арасында чыгышы белән Казаннан булган Гөлнар ханым, ягъни, Ольга Лебедева исеме дә бар. Әйтергә кирәк: бу энциклопедиядә үтә әһәмиятле шәхесләр генә урын ала.

Гөлнар ханым турында энциклопедиягә кертелгән җентекле мәкаләнең авторы — танылган әдәбият галиме Өмәр Фарук Акүн. Мадам Гөлнарның иҗади эшчәнлеген Исмагыйль Караҗа, Һулья Арслан, Назан Бәкироглу, Тюркан Олҗай кебек төрек галимнәре өйрәнә. Америкалы тарихчы Картер Вон Финдли «Әхмәт Мидхәт әфәнде Европада» дигән хезмәтендә Казан кызы Ольга Лебедева исеменә аерым туктала.

Мадам Гөлнарның кайбер тәрҗемә әсәрләре әле бүген дә китап буларак дөнья күрә. Аларны шәркыятьче Илкнур Кирәнҗи, бүгенге төрек теленә күчереп, «Бүйүйәнай» нәшриятында бастыра. Соңгы 15-20 елда Ольга Лебедева турында «Сабах», «Милли газета», «Биргүн», «Йенишафак» кебек газеталарда мәкаләләр чыккан. Аларда аның чыгышы белән Казаннан булган беренче рус шәркыятьчесе булуы языла.

Истанбулдан мадам Гөлнар «җиле исеп үткәнгә» бер гасырдан артык вакыт узса да, төрекләр онытмаган ханым кем булган соң?

Без Михаил Худяков, Карл Фукс, Василий Радлов, Лев Гумилев кебек галимнәрнең хезмәтләрендә татар халкы тарихы белән бәйле күп мәгълүмат таба алабыз, татар булмаган әлеге укымышлы затларның милләтебезгә хөрмәт белән карауларын бүген дә инкарь итү мөмкин түгел. Алар белән бер рәткә без Ольга Лебедеваны да куя алабыз. 1889-1897 елларда Европада дөнья җәмәгатьчелеге алдында татар халкының тарихы, мәдәнияте, мәгарифенә багышланган докладлар белән чыгыш ясаган ханым ул.

«Лебедев күпере»: Болак аша таш күперне Казан башлыгы үз акчасына төзеткән

Графиня Барщева-Лебедева 1852 елда (кайбер чыганакларда — 1854) Казанның үзендә яки Казан янында дөньяга килгән. Ул Казан Император университетын тәмамлаган, көнчыгыш һәм көнчыгыш телләре белгече. Беренче иреннән — өч, икенчесеннән дә өч баласы булган. Икенче ире француз тамырлы рус аристократы Александр Александрович Лебедев Казан Император университетын тәмамлап судья була, төрле югары урыннарда эшли, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ул якынча 1883-1889 һәм 1899-1903 елларда ике тапкыр Казан җитәкчесе итеп сайлана. Лебедев Казан шәһәре башлыгы булган чорда үз акчасына Болак аша таш күпер төзетә. Әлеге күпер бүгенге көндә дә хезмәт итә, ул «Лебедев күпере» дип йөртелә.

Ольга Лебедеваны Каюм Насыйри татар теленә өйрәткән

Ольга Лебедева Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы була. Танышлары арасында күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани, университетның көнчыгыш телләре укытучысы, галим Мөхәммәтгали Мәхмүдов, язучы Габдрахман Ильяси, күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм башка татар зыялылары булуы билгеле. Татар галимнәре белән тыгыз аралашу Ольга Лебедевага татар халкын борчыган мәсьәләләрне тирәннән аңларга, татар мәдәнияте белән якыннанрак танышырга ярдәм иткән дияргә җирлек бар. Ул татарлар белән татарча аралашырга тырышкан.

Төрек чыганакларында Лебедеваның Каюм Насыйри киңәше буенча гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнүе әйтелгән. Россия чыганакларында исә гарәп, фарсы, төрек телләре дәресләрен Каюм Насыйридан алуы хәбәр ителгән. Төрек галиме Исмәгыйль Караҗа «Төрек теле һәм әдәбияты» журналында бастырган «Әхмәт Мидхәт әфәнде һәм Гөлнар ханым» мәкаләсендә Ольга Лебедеваның француз, итальян, немец, инглиз телләрен белүен, гарәп белән фарсы телләренә дә кирәк чаклы аңлый алуын язып үткән. Каюм Насыйри тарафыннан фарсычадан татарчага тәрҗемә ителгән «Кабуснамә» әсәрен Ольга Сергеевнаның рус теленә тәрҗемә иткәнлеге төрек чыганакларында кат-кат искәртелә.

Ольга Лебедеваның Гөлнар ханымга әверелү тарихы

1889 елда Ольга Лебедева Стокгольмда көнчыгышны өйрәнүчеләрнең VIII халыкара конгрессында катнаша, анда үзен «Гөлнар ханым» дип таныта. Шул ук җыенда Истанбулдан Госманлы империясенең танылган язучысы, журналист Әхмәт Мидхәт (1844-1912) тә катнаша. Конгресс җыенының икенче көнендә оештырылган кичәдә бер рус консулы Әхмәт әфәндене Ольга Лебедева белән таныштыра. Ольга Сергеевна Әхмәт әфәндегә «Гөлнар ханым» дип гарәп хәрефләре белән бастырылган визиткасын суза һәм аның белән төрекчә сөйләшә. Конгресстан соң алар берничә галим белән Европа сәяхәтенә чыгалар. Истанбулга әйләнеп кайткач, Әхмәт Мидхәт бу сәяхәтнамә хакында «Чынбарлык авазы» (Tercüman-ı Hakikat) газетасында язып чыга. Соңрак аның бу сәяхәтнамәсе «Европа буенча сәяхәт» (Avrupa’da Bir Cevelan) исемле 600 битлек китап буларак басыла. Әхмәт Мидхәт әсәренең башыннан ахырына чаклы Казан хатыны Гөлнар ханым турында сөйли.

Истанбул университеты галиме, профессор Өмәр Фарук Акүн язмасыннан: «Шәркыятьчеләр конгрессында йөзләгән делегат арасында Ольга Лебедева Әхмәт Мидхәт әфәнденең игътибарын шул кадәр нык җәлеп итә ки, соңрак төрек язучысы 600 битлек сәяхәтнамәсендә гел аның турында гына сүз итә, мадам Гөлнарны әсәренең түренә урнаштырып, „Гөлнарнамә“ дип атарлык дәрәҗәгә җиткерә. Әхмәт әфәнде аны төрек хатын-кызларына үрнәк итеп күргән».

Швеция, Норвегия, Дания, Берлин, Париж кебек калаларның тарихи урыннары, истәлекле объектлары белән танышып йөргәндә Гөлнар ханым Мидхәт әфәндегә гид ролен үтәгән.

Галимә Назан Бәкироглуның «Онытылган шәркыятьче: Ольга де Лебедева — Гөлнар ханым» мәкаләсеннән: «Дүрт атнага сузылган сәяхәттә күргәзмәләр, музейлар, опералар, театрлар, рестораннар, очрашуларга бергә баралар. Мадам Гөлнар укытучы, өйрәтүче, мәгълүмат бирүче вазифасын үти, бөтен җирдә Әхмәткә белгәннәрен сөйли. Алар Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизацияләрен чагыштырып, фикер уртаклашалар. Мадам Гөлнар Госманлы җәмгыяте кыйммәтләренә коры фәнни яктан түгел, ә шәркыятьче белеменә таянып якын килә. Әхмәт Мидхәт тә истәлекләрендә бу сәяхәтнең дуслыкларын ныгытуын, Көнчыгыш һәм Көнбатыш цивилизациясен, Ислам һәм башка диннәрне чагыштыру, рәсем, музыка, сынлы сәнгать кебек күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышуларын, Гөлнар ханымның бу мәсьәләләрдә үтә белемле булуын язган. Аны шулай ук бу Казан хатынының оста рәссам булуы да, фортепианода уйный белүе дә сокландырган. Төрек язучысы мадам Гөлнарның ачык изүле киенүне тәнкыйтьләвен искә алып, аның әдәп-әхлакый сыйфатларын да югары бәяләгән. Үз җәмгыятенең алдынгы кешесе булган Әхмәт Мидхәт Ольга Лебедеваның укымышлыгына, зыялылыгына таң кала, аны Истанбулга чакыра».

Гөлнар ханымның Истанбулга сәяхәте һәм Төрек падишаһы ордены

Нәкъ бер елдан соң, 1890 елның 13 октябрендә Гөлнар ханым Истанбулга килә. Патшакалага беренче тапкыр аяк басуы гына булса да, Әхмәт Мидхәтнең «Чынбарлык авазы» (Tercüman-ı Hakikat) газетасы аша ул бу шәһәрдә шактый танылган, ул төрекләр күңеленә хуш килә. Аны биредә зур кызыксыну белән көткән булалар. Истанбулда Гөлнар ханым җиде айлап яши. Бу чор эчендә ул үзен киләчәктә «Россия белән Төркия мәдәниятләрен якынайтырга тырышучы», «Рус әдәбиятын төрекләргә беренче танытучы» диярлек гамәлләр башкара.

Истанбул университеты галимәсе Тюркан Олҗайның «Җөмһурият чорыннан алда төрекчәгә тәрҗемә ителгән рус әсәрләре» мәкаләсеннән: «Күрше булып яшәүче төрекләр белән руслар арасында мәдәни багланышларның булмавын зур кимчелек итеп күргән графиня Лебедева беренче эшен рус әдәбиятын танытудан башлаган. „Чынбарлык авазы“ газетасында Ольга Лебедеваның тәрҗемә әсәрләре басыла башлый. Ул иң әүвәл А.С.Пушкинның „Метель“ повестен тәрҗемә итә, әсәр газетаның 16 санында өлешләп бастырыла, алга таба Пушкинның бу повесте китап булып басылып чыга. Бу чор эчендә Лебедева госманлы төрекчәсендә „Шагыйрь Пушкин: тормышы, эшчәнлеге, әсәрләре“ дигән 61 битлек мәкалә язып, Пушкинның „Полтава“ „Евгений Онегин“, „Медный всадник“, „Борис Годунов“, „Капитанская дочь“, „Пиковая дама“ әсәрләрен дә төрекләргә таныта. Аның тәрҗемә әсәрләренә кереш сүз газета хуҗасы — Әхмәт Мидхәт тарафыннан языла. Ул: „Пушкин — Россиянең танылган шагыйре, алдынгы язучыларының берсе. Аның иҗаты рус әдәбиятына гына түгел, Европа әдәбиятына да зур йогынты ясый“, — дип билгеләп үтә. Мадам Гөлнар Михаил Лермонтовның „Демон“, Лев Толстойның „Плоды просвещения“, „Семейное счастье“, „Чем люди живы“, „Смерть Ивана Ильича“ һәм башка әсәрләрен тәрҗемә итә. Аларның күбесе Истанбулда китап буларак басыла. Ольга Лебедева беренче булып Толстойның „Ильяс“ әсәрен тәрҗемә иткән. Чөнки уфалы Ильяс турындагы бу әсәрне төрек мәдәниятенә якын итеп күргән».

Ольга Лебедеваның госманлыча «Рус әдәбияты тарихы» китабы тышлыгы — Мармара университетының сирәк китаплар коллекциясеннән

Төрекләрнең Ольга Лебедевага булган хәйранлыкларының тагын бер сәбәбе — ул Көнбатышта ислам динен яманлап күрсәткән ялган яки ялгыш фикерләргә каршы чыккан мәкаләләр яза. Һәр форсатта ислам динен яклый, аны якыннан өйрәнергә өнди. Петербург имамы, ахун Гатаулла Баязидовның Көнбатыш декларациясе нигезендә русча язган ике хезмәтен бер-бер артлы тәрҗемә итеп, төрек укучылары игътибарына тәкъдим иткәнлеге билгеле. Ул әледән-әле Европа матбугатында төрек мәдәнияте, ислам дине белән бәйле ялгыш карашлар, мөселманлыкның үзенчәлекләре турында мәкаләләр белән чыга. Бельгиядә чыга торган «L’Opinion» газетасының «Төркия яңалыклары» бүлегендә Гөлнар ханым мактап искә алына, аның төрекчә яхшы сөйләшүе, шул ук вакытта ун чит тел белүе, төрек телендә яхшы мәкаләләр һәм әсәрләр язуы, рус әдәбиятын — төрекләргә, Госманлы әдәбиятын үз иленә таныту җәһәтеннән игътибарга лаек гамәлләр башкаруы әйтелә. Ольга Лебедеваның мәкаләләре АКШта да басыла. Аның ислам илләрендә, көнбатыш җәмгыятенә караганда, ятим балаларга күбрәк мәрхәмәт, кайгыртучанлык күрсәтелүе хакында язган «Бер ятимнең шөкранасы» дигән инглизчә мәкаләсе зур игътибар күрә.

Гөлнар ханымның хезмәтләре госманлы императоры сараенда да мактала. Төрек падишаһы II Габделхәмит аны икенче дәрәҗә Шәфкать ордены белән олылый.

Гөлнар ханым Истанбулда кыш буе тәрҗемә, язу эшләре белән генә шөгыльләнмәгән, билгеле. Ул госманлы төрекчәсе һәм фарсы телләрен камилләштерү буенча дәресләр алган, төрле очрашуларда катнашкан, үзе дә зиннәтле кунакханәләрдә Истанбулның алдынгы зыялыларын, күренекле шәхесләрен чакырып кичәләр үткәргән. Госманлы империясенең танылган шәхесләре аны өйләрендә кунак иткән. Әйтик, госманлы дәүләтендә берничә тапкыр министр һәм губернатор булган, хокукчы, тарихчы һәм сенатор Әхмәт Җәүдәт Паша гаиләсендә ул үз кешегә әйләнгән. Графиня Җәүдәт Пашаның кызы — чорның танылып килүче әдибәсе, төрек әдәбиятының беренче хатын-кыз роман язучысы Фатма Алия Топуз белән дуслаша. Соңрак Фатма Алиянең Госманлы хатын-кызларының ислам дине кагыйдәләре нигезендә ничек яшәүләрен тасвир иткән «Ислам хатын-кызлары» (Nisvân-ı İslâm) дигән әсәрен француз теленә тәрҗемә итеп, Парижда китап буларак бастыра.

Ольга Лебедева беренче төрек хатын-кыз шагыйре Нигяр Бинти Осман белән дуслаша. Казанга кайтып киткәч тә ул Фатма Алия һәм Нигяр белән белән элемтәсен өзми, арада хатлар йөри. Бу ике төрек ханымы да Лебедеваның хатларын кадерләп саклаганнар. Төркиядә чит ил әдәбиятын өйрәнүче бүгенге филолог галимнәр әлеге хатлар буенча фәнни мәкаләләр язганнар, алар аша Гөлнар ханымның Казандагы тормышы, теге яки бу мәсьәләгә карата фикерләре, хыял-ниятләре хакында фикер йөртергә мөмкин.

Гөлнар ханым Казанга кайтып китәр алдыннан Төркиянең «Белемнәр хәзинәсе» (Servet-i Fünun) журналында аның турында мәкалә басыла, фотосурәте дә урнаштырыла. Графиня 1891 елның июнендә әлеге журналга рәхмәт хаты яза, хат белән бергә әлеге басмада бастыру өчен анасы ягыннан төрек булган рус шагыйре В.А. Жуковскийның бер әсәрен тәрҗемә итеп җибәрә.

Мадам Гөлнар Истанбулга икенче тапкыр биш айдан соң килә. Лебедеваның Истанбулдагы тормышында Әхмәт Мидхәт зур роль уйный. Ул графиняның кунакханәдә яшәвенә риза булмыйча, аны яшәргә үз өенә чакыра. Мадам Гөлнарның актив эшчәнлеге кайбер мохиттә аның рус шпионы булуы хакында гайбәтләр куеруына сәбәп була. Хәтта Әхмәт Мидхәт тә шпионлыкта гаепләнә башлый. Төрек язучысы бу гайбәтләргә көлеп кенә карый, мадам Гөлнарның бер дә сәясәт белән кызыксынмавын, аның берничек тә шпион була алмавын әйтә.

Графиня Төркиядә басылган бөтен хезмәтләрен Madam Lebedef Gülnar яки Madam Gülnar De Lebedef исеме белән бастыра. Ул елларда Госманлы империясенең хәрби уку йортларында рус теле укытыла башлаган була. Мадам Гөлнар хезмәтләренең зур игътибар күрүендә, өлешчә булса да, әлеге дәресләрнең тәэсире булмый калмаган, билгеле.

Гөлнар ханымның Европаны татар халкы тормышы белән таныштырган чыгышлары

Ольга Сергеевна 1891 елда Лондонда IX шәркыятьчеләр конгрессында исламият һәм төрки халыкларның социаль тормышлары турында доклад белән катнаша. Истанбулда яшәгән чорда конгресс өчен «Көнчыгыш анталогиясе» дигән мәкалә яза. 1897 елда Парижда XI көнчыгышны өйрәнүчеләрнең конгрессында, 1899 елда Римда XII конгресста, 1902 елда Гамбургта XIII конгресста, 1905 елда исә Россия көнчыгышны өйрәнү җәмгыяте исеменнән Алжирда үткән XIV шәркыятьчеләр конгрессында катнаша. Аларның һәркайсында ул Россиянең мөселман халыклары тарихы, мәдәнияте буенча докладлар белән чыгыш ясый, дөнья җәмәгатьчелеген Идел буе халыклары торышы, шул исәптән татар халкы тормышы белән таныштыра.

Әйтик, 1899 елда Ольга Лебедеваның Римда көнчыгышны өйрәнүчеләрнең XII конгрессында татар халкы тарихына багышланган доклады «Казан тарихы буенча рефератлар» исеме белән итальян телендә аерым китап булып басыла. Анда автор Мәскәү — Казан арасындагы мөнәсәбәтләр, Мәскәү тарафыннан Казан ханлыгының яулап алынуы, татар халкының тарихы, мәдәнияте, уку-укыту торышы, татар хатын-кызларының хәл-әхвәлләре турында җентекләп сөйли. Бу вакытта инде ул фән дөньясында шактый танылган, абруйлы белгеч була.

Төрек чыганакларында Графиня Лебедеваның 1893 елда ук татар телендә газета чыгарырга ниятләве турында мәгълүматлар бар. Аның тагын бер хыялы була: татарлар өчен дөньяви мәктәпләр, заманча, сыйфатлы уку йортлары ачу. Әлбәттә, аның бу омтылышлары патша хөкүмәте тарафыннан җылы кабул ителми.

1900 елда «Ислам хатын-кызларының әүвәлге һәм хәзерге хәле» дигән әсәре Россиядә рус телле газеталарда басылгач, мадам Гөлнар чиркәү мохите тарафыннан кагылып-сугыла башлый, коточкыч тәнкыйтьләргә, хәтта янауларга дучар була. Аның бу мәкаләсе 1905 елда — Бакуда, татарчага тәрҗемәсе 1906 елда — «Казан мөхбире» басмасында, 1907 елда Петербургта басылган.

Төрек галиме Өмәр Фарук Акүн әйтүенчә, Гөлнар ханымның бу мәкаләсе Каһирәдә «Ислам хатыннарында хөррият» исеме белән дә бастырылган була, 1919 елда татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителеп басылуы да билгеле. Патша хөкүмәтенең кырын карашына карамастан, ул Россияне шәрык дөньясы белән якынлаштыру омтылышынннан ваз кичми, Европа илләрендә ислам динен яклап, мөселман халыкларының үрнәк булырдай тормыш үзенчәлекләрен танытуын да дәвам итә.

Төрек чыганакларының кайберләрендә мадам Гөлнарның Пушкинның «Бахчасарай чишмәсе» әсәрен татарчага тәрҗемә итеп, И.Гаспралы тарафыннан Кырымда нәшер ителүче «Тәрҗеман» газетасында бастыруы хәбәр ителә. Галимә Тюркан Олҗай исә «Тәрҗеман» газетасында Ольга Лебедеваның әсәрләре басылуы әлегәчә расланмавын әйтә.

Графиня Лебедеваның соңгы еллары турында мәгълүмат юк дип әйтерлек. Үлгән елы да төгәл билгеле түгел. Төрек чыганакларында 1919 елда вафат булуы әйтелгән.

Рушания АЛТАЙ, Төркия

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*