tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызлары гүзәллеккә омтыла
Татар хатын-кызлары гүзәллеккә омтыла

Татар хатын-кызлары гүзәллеккә омтыла

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы вәкилләре 17нче милли китапханәгә чираттагы мастер-класска җыелды.

Оешма җитәкчесе Кәримә Алиуллина актив “Ак калфак”лыларны алда торган бурычлар һәм эш планы белән таныштырып үтте. “Бөек Җиңүнең 75 еллык тантанасыннан беребез дә читтә калырга тиеш түгел. Сугыш ачысын, аның газап-михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган милләттәшләребезне онытырга хакыбыз юк. Аларның өйләренә барып, төрле чаралар үткәреп, мөмкин кадәр хөрмәтләргә, күңелләрен күрергә тырышачакбыз”, – диде Кәримә Хамзә кызы.

Танылган психолог Гөлфирә Алиякберова җитәкчелегендә “Татар гаиләсендә хатын-кызның роле” дигән темага “түгәрәк өстәл” артында фикер алышу үтте. Гүзәл затларыбыз, татар хатын-кызлары ирләренә буйсынып, әти-әниләрен олылап яшәргә, балаларга милли тәрбия бирергә тиеш, дигән фикерне җиткерделәр.

Яз җитү белән табигать йокыдан уяна, бар дөнья җанлана, ә хатын-кызлар матурлыкка омтыла башлый. Шул уңайдан танылган косметолог Регина Задиханова гүзәл затларга дөрес итеп бизәнү серләрен чиште.

Очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*