enrutat
Баш бит / Татар хатын-кызлары «Калфак туе»н бәйрәм итте
Татар хатын-кызлары «Калфак туе»н бәйрәм итте

Татар хатын-кызлары «Калфак туе»н бәйрәм итте

Калфак туйларын уздыру “Ак калфак”лыларның күркәм гадәтенә әверелде.  Казанның «Әкият» курчак театрында да бүген калфаклы ханымнар һәм туташлар милли бәйрәм мохитенә чумды. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары җыр-биюгә бай бу чарада рәхәтләнеп ял итә алды.

Бүгенге “Калфак туе” күренекле галим, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында, Кытайның Голҗа каласында кызлар өчен мәдрәсәләр ачкан Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын” шигаре астында узды.

  • Чыннан да, гаиләләребез тату, нык булса, милләтебез дә сау-сәламәт булыр, дип “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бәйрәм үзәгендә халкыбызның «йөзек кашы» булган үрнәк гаиләләрнең берсе — Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсе булуын әйтте.

Татар хатын-кызлары каршына чыгып, Нәкыя апа чын татар балалары, оныклары тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

  • Гаилә – ул тәрбия чыганагы. Үзәктә һәрчак гаилә. Ирне-ир иткән, тормыш юнәлеше биргән хатын-кыз. Без Аяз белән өч малай тәрбияләп үстердек. Хәзер инде өч улымның өч хатыны, өч киленем бар. Гаиләбездә катнаш никахлар юк. Татар – ул татар булырга тиеш, урыс – урыс булырга тиеш. Мин әйтмим, руслар, чуашлар әшәке дип, барысы да әйбәттер. Ләкин милләтләр кушылырга тиеш түгел, — дип үзенең үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерде Нәкыя ханым.

«Мин  татар дөньясына  өч  татар  үстереп бирдем», ди Аяз ага истәлекләрендә. Чыннан да, Гыйләҗевләр өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр: Искәндәрләре — галим, тарихчы,  Мансурлары — драматург, Рашатлары табиб, эшмәкәр.

Бер-бер артлы Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевларның уллары чыгыш ясады, алар үз гаиләләре белән таныштырды, милли тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыклады.

Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев үз гаиләсенең ниндидер уникаль гаилә булмавын әйтте. Үзләрен гади татар гаиләсе дип атады. Аның фикеренчә, татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, милләт көчле булачак

  • Без еш кына бу бала ничек матур сөйләшә дип сокланып карыйбыз. Рус баласы турында ни өчендер ничек матур русча сөйләшә дип әйтмибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, без үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта без зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз, — диде ул.

Популяр драматург Мансур Гыйләҗев та үз гаиләсе белән таныштырып, үзенең ни рәвешле драматургия дөньясына чумуы хакында сөйләде, татар киносының киләчәге турында әйтеп узды һәм шулай ук татар хатын-кызларына үз киңәшләрен ирештерде.

Төпчек малай булган Рашат Гыйләҗев та үзе белән таныштырып узды, әти-әнисенең һөнәр сайлаганда йогынтысы хакында әйтеп китте.

Кичәдә искәртелеп узганча, Аяз Гыйләҗевны борчыган мәсьәләләрнең берсе – тел мәсьәләсе. “Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең телең дөньядагы иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр”, — дип язган ул.  “Калфак туе”нда да туган телебезне саклау, балаларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләү мөһимлеге ассызыкланды.

Гыйләҗевлар гаиләсе белән таныштыру иҗади чыгышлар белән үрелеп барды.

 

Искәртеп узабыз, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша. 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*