enrutat
Баш бит / Татар хатын-кызлары съезды делегатлары өч телдә тәрбия бирү алымнары белән танышты
Татар хатын-кызлары съезды делегатлары өч телдә тәрбия бирү алымнары белән танышты

Татар хатын-кызлары съезды делегатлары өч телдә тәрбия бирү алымнары белән танышты

Казанның 81нче балалар бакчасы бүген дөньяның төрле почмакларыннан килгән мәртәбәле кунакларны кабул итте. Бу мәктәпкәчә белем оешмасы II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларын милли тәрбия алымнары белән таныштыру өчен сайлап алынган 10 мәйданчыкның берсе булды.

2014 елда үз ишекләрен ачкан бакча балаларга өч телдә тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге белән мактана ала. Калфаклы ханымнар бүген биредә бу эшнең ни рәвешле оештырылуын, бакчада күптеллелек мохитен тудыру алымнары белән таныша алды.

81 балалар бакчасы мөдире урынбасары Тәскирә Халикова сүзләренчә, бүген бакчага төрле милләттәге 179 бала йөри, 15 тәрбияче эшли. Монда татарлар да, руслар да, чуашлар да, марилар да, яһүдиләр дә бар. Төркемнәрнең барысы да катнаш, милләт буенча аеру юк һәм барлык балалар өч телдә тәрбия ала.

Балаларны өйрәнегез дип кенә, дәрес формасында эшне оештырып кына телгә өйрәтеп булмый. Шуңа да бездә барысы да уен формасында алып барыла. Режимлы моментларда өч телне дә кулланабыз. Нәтиҗәдә, балалар бакчасыннан чыкканда инде малайлар һәм кызлар өч телдә иркен сөләшә дип әйтә алмасак та, тиешле минимумны үзләштергән була, алар гади сорауларны аңлый, аларга җавап бирә белә, — дип сөйләде Тәскирә Халикова.

Балалар бакчасында оешмасы II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларына шушы тәрбия алымнарын күрсәттеләр дә инде. Балалар кунакларны сәламләп, шигырьләр сөйләде, җырлады. Аннары ханымнарга балалар бакчасы тормышын чагылдырган видеоролик күрсәттеләр. Бакчада эшләп килгән театр түгәрәге эшчәнлеге мәктәпкә әзерлек төркеме балалары куйган “Өч кыз” әкияте буенча сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша аша таныштырылды. Шулай ук “Аулак өй” күренеше күрсәтелде.

Аннары кунакларны төркемнәрдә алып барылган эш белән таныштырдылар. Делегатлар уйный-уйный телне өйрәнү алымнарын күрә алды. Тәрбиячеләр ни рәвешле балаларга төсләрне, яңа сүзләрне өйрәтеп булганын күрсәтте. Шулай ук нәниләр әби-бабаларыбыз уйнаган татар уеннары белән дә таныш икән. Җырлый-җырлый, такмаклар әйтә-әйтә кызлар һәм малайлар “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Миңлебай” уеннарын уйнады.

Иң соңыннан кунаклар үзләре балачакка әйләнеп кайтып, кул эшләре белән шөгыльләнеп алды. Кемдер чәч каптыргычы, кемдер түштамга ясады. Иң соңыннан кунакларга сый-хөрмәт күрсәтеп, чәк-чәкләр бүләк итеп озатып калдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*