tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хатын-кызларының II съезды: дөньяның күренекле 500 гүзәл заты Казанга җыела
Татар хатын-кызларының II съезды: дөньяның күренекле 500 гүзәл заты Казанга җыела

Татар хатын-кызларының II съезды: дөньяның күренекле 500 гүзәл заты Казанга җыела

18-19 апрельдә Казанга Җир шарының төрле почмакларыннан күренекле татар хатын-кызлары, үз җирлекләрендә танылган туташ һәм ханымнар җыелачак. Бу көннәрдә башкалабызда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак. Чарага Татарстан районнарыннан, Россиянең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илдән 500 делегат катнашуы көтелә. Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әлеге зур чарага әзерлекне инде ике ел дәвамында алып барды. Бүген бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Ак калфак” тарафыннан моңа кадәр дә бөтен дөньядагы татар хатын-кызларын берләштерү максатыннан җыелышлар уздырып килде.  Әмма алар форум форматын йөртте. 2017 елда бишенче форум вакытында делегатлар, шушы җыеннарның инде съезд дәрәҗәсенә үсеп җитүен билгели.  Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә узганын исәпкә алып, быел чараның икенчесен үткәрергә карар кылынган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, чара кысаларында бик актуаль мәсьәләләр күтәреләчәк – бу татар гаиләсе дә, милли киемнәр дә, гореф-гадәтләр дә, татар хатын-кызларның да роле дә, татар хатын-кызлары шәхесләрен барлау да, милли мәгариф тә, катнаш никах, әхлак-әдәп мәсьәләләре дә.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова билгеләп узганча, съездда катнашучылар – ул татар хатын-кызлары оешмалары әгъзалары гына түгел, бу җәмәгать эшлеклеләре, татар интеллигенциясе вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә абруйлы хатын-кызлар.  1917 елдагы съездның эчтәлегенә дә игътибар юнәлтте ул.

Анда хатын-кыз хокукларын кире кайтару, сайлау хокукын алу, күпхатынлыктан котылу, балаларны 8 яшьтән укыта башлау, 8 яшькәчә балалар өчен балалар бакчалары ачу һәм, гомумән, шундый сораулар куелган. Хокук, хокук, хокук күбрәк. Хәзер инде без хокукларның барысын да алып бетердек, хәтта арттырып та җибәрдек – ир-атларның киемнәренә кадәр үзебезгә алдык. Хәзер безгә гаиләдә без нинди хатын-кыз, без нинди балалар тәрбиялибез, ир-атның гаиләдәге роле, малай тәрбияләүдә ир-ат йогынтысы, кыз тәрбияләүдә хатын-кыз йогынтысы кебек мәсьәләләргә игътибар итәргә тиешбез, – диде Кадрия Идрисова.

Съезд делегатлары өчен бик эчтәлекле программа әзерләнгән. Хатын-кызларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итәчәкләр, соңрак гүзәл затлар Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына сәфәр кылачак. Алар төркемнәргә бүленеп Казанның 10 балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак.

Шулай ук бу көнне съездга килгән хатын-кызлар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы – 2019” һәм “Татар малае – 2019” бәйгесенең йомгаклау өлешен дә күрәчәк.

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә съездның пленар утырышы узачак, филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*