tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Татар- мәдәни-эшлекле яшьләр үзәгендә эш планы буенча фикер алыштылар
Төмән өлкәсенең Татар- мәдәни-эшлекле яшьләр үзәгендә эш планы буенча фикер алыштылар

Төмән өлкәсенең Татар- мәдәни-эшлекле яшьләр үзәгендә эш планы буенча фикер алыштылар

9 апрель көнне Төмән өлкәсенең Татар-мәдәни эшлекле яшьләр үзәгендә татар яшьләре  җәмгыяте активистларының очрашуы узды. Очрашуда киләчәктә эш планы каралды. Шулай ук татар мәдәниятен саклау, спорт чараларын үткәрү, татар яшәгән җирлекләрдә килеп туган проблемаларны җайга салу буенча фикер алыштылар.

Иң мөһим мәсьәләнең берсе булып Яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсен ныгыту, оешмага татар яшьләреннән торган яңа әгъзалар җәлеп итү мәсьәләсе торды.

Оешма әгъзасы Динар Абукин Төмән өлкәсендәге сәяси-иҗтимагый һәм икътисадый хәл белән таныштырды, өлкәдә кабул ителгән татар телен үстерү Стратегиясе турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*