tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә
Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә

Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә

29 гыйнварда Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә. Моннан 70 ел элек бу йортта Шәриф Камалның мемориаль фатирына нигез салына.

Көн дәвамында программада төрле яшьтәге тамашачылар өчен чаралар каралган. Биредә урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары өчен «Ишекләрне ач…» (6+) әдәби квест, «Әбүгалисина» (6+) интеллектуаль квиз, өлкән сыйныф мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен «Матур туганда…» (6+) дип исемләнгән Шәриф Камалның туганы Эльза Шакирова белән язучы биографиясе һәм музей бүлмәләре буйлап сәяхәт һәм яшь язучылар, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар катнашында ретро-кичә булачак.

Шулай ук Шәриф Камалның туганнары белән очрашу көтелә. Оештыручылар фикеренчә, язучының туганнары, оныклары белән бергә бу көнне Островский урамында урнашкан 15 нче йортның серләрен ачу мөмкинлеге булачак. Тамашачылар Шәриф Камал чорында кайсы бүлмәдә нинди кешеләр яшәгән, кемнәр кунакка килеп йөргән, ул кешеләрнең язмышлары нинди булган, дигән сорауларга җавап таба алачак.

Гаилә альбомнарында, көндәлекләрдә сакланган фотолар, истәлекләр – болар барысы да уртак хәтерне яңартырга һәм киләчәк буыннарга да сакларга ярдәм итәчәк.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*