tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Башкортстаннан кунаклар кабул итте
Татар конгрессы Башкортстаннан кунаклар кабул итте

Татар конгрессы Башкортстаннан кунаклар кабул итте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне кабул итте. Тәтешле, Аскын, Барай, Бөре, Илеш районнарында яшәүче кардәшләребез Казанны күрергә, тарихи урыннар белән танышырга, мәркәзебездәге татарлар белән элемтәләрне ныгытырга килгән.

Башкортстан татарлары белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев уздырды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Башкортстанда яшәүче халыкны, кунакчыл, ачык, уңган, сәләтле халык икәнен ассызыклап китте. Аның сүзләренчә, Башкортстан җирлегеннән чыккан татар шагыйрьләре, җырчылары, иҗатчылары булмаса, мәдәниятебез бик фәкыйрь булыр иде. Шулай ук Марс Тукаев тел белән бәйле вәзгыятькә карата да борчулары белән уртаклашты. Башкортстанда җитәкчелек алмашыну да татар халкы өчен хәерлесе булсын иде инде, диде ул.

Аннары Марс Тукаев Татар конгрессы тарафыннан оештырылып килүче чаралар белән таныштырды. “Без Башкортстан белән бик тыгыз эшчәнлек алып барабыз, чөнки биредә бер миллион ярым тирәсе татарлар яши. Шуңа күрә безнең форумнарыбызда, җыеннарыбызда катнашучы иң зур делегацияләр дә Башкортстан Республикасыннан киләләр. Ике тугандаш республиканың, ике тугандаш халыкның элемтәләре бозылмасын, араларыбыз тагын да якынайсын иде”. – дигән теләкләрен җиткерде Марс Тукаев.

Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*