tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Балафест” узачак
Мәскәүдә “Балафест” узачак

Мәскәүдә “Балафест” узачак

Чараны 18 ноябрь көнне Татар мәдәни үзәгендә үткәрәчәкләр. Фестивальнең миссиясе – Мәскәүдәге татар гаиләләрендә милли горурлыкны саклау, балаларны татар мохитенә чумдыру, аларны татар тарихы, аш-сулары, гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Программа өч яшьтән өлкәнрәк балаларга исәпләнгән. Балалар ата-аналары белән генә кертеләчәк. Чара кысаларында Сәйдә Мөхәммәтҗанова катнашындагы концерт, балаларның сәнгать эшләнмәләреннән һәм танылган татар эшлеклеләре портретлары күргәзмәсе, театральләштерелгән тамаша, татар әкиятләре геройлары белән уеннар, мастер-класслар узачак. Шулай ук лекцияләр булачак һәм мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*