tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Җәүдәт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Җәүдәт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Җәүдәт Миңнуллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Көтмәгәндә танылган тарихчы Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин вафат булды. Җәүдәт Миңнуллин татар тарихын өйрәнүгә, аның язма мирасын кайтаруга зур өлеш керткән галимнәрнең берсе. 2008-2011 елларда ул Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифаларын башкарды, озак еллар дәвамында татар археографик экспедициясен җитәкләде. 2010 елдан Җәүдәт Миңнуллин “Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясе китапларының фәнни мөхәррире вазифасын башкара иде. Соңгы елларда галим Казан федераль университеты шәкертләренә Татарстан тарихы, Иске татар теле, Төрки халыкларның китап мәдәнияте һ.б. фәннәрне укытты. Җәүдәт Сәлим улына 7 ноябрьдә 66 яшь тулган булыр иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*