tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә
Буа театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә

Буа театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә

Буа дәүләт театрының өч илне берләштергән 35 көнлек гастрольләре дәвам итә. Бу хакта театр директоры Раил Садриев Казахстаннан хәбәр итте.

“Безнең гастрольләр Волгоградта һәм Әстерханда башланды. Аннары Казахстанга һәм Үзбәкстанга киттек. Ташкентта һәм Сәмәркандта спектакльләр күрсәттек. Нурсолтанда өч спектаклебез иде. Хәзер безне Сәмәйдә көтәләр. Петропавловск һәм Күкчәтау шәһәрләрендә дә спектакльләр билгеләнгән”, – диде Раил Садриев.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*