tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессына Корбан-бәйрәме уңаеннан котлаулар килә
Татар конгрессына Корбан-бәйрәме уңаеннан котлаулар килә

Татар конгрессына Корбан-бәйрәме уңаеннан котлаулар килә

Шушы бәйрәм көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның хезмәткәрләре исеменә оешмалардан һәм аерым кешеләрдән күп санлы котлаулар килә.

Алар арасында Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллиннан да котлау хаты бар. “Йортларыбызга байлык-муллык, әти-әниләргә сабырлык, балаларга шәфкатьлелек, барчабызга сәламәтлек, авыруларга хәерле шифалар насыйп”, – диелә әлеге хатта.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменә шулай ук Украина мөселманнары диния нәзарәте, Касыйм шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, Җаек (Уральск, Казахстан) шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәге, милләттәшебез Гаяз Фәйзуллиннан һәм башкалардан тәбрикләү хатлары килде. Котлау җибәрүчеләрнең һәрбарчасына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*