tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак
Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак

Татар җырчылары Дүртөйледә көч сынашачак

Башкортстанның Дүртөйле район үзәгендә 17-18 октябрьдә “Туган тел” татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы үтәчәк. Аның оештыручылары: Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Дүртөйленең хакимияте һәм район халык иҗаты үзәге.

Конкурста 16-35 яшьтәге башкаручылар катнаша. Үзешчән һәм профессиональ җырчылар жюри тарафыннан аерым бәяләнә. Бәйгегә Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгәннәр дә катнаша ала икән.

17  октябрьдә конкурсның ачылу тантанасы һәм беренче тур, 18 октябрьдә – икенче тур һәм гала-концерт үтәчәк.

Катнашучылар татар халык җырын, татар яки башкорт композиторы әсәрен башкарырга тиеш.

Беренче мәртәбә “Туган тел” конкурсы 1995 елда үткәрелгән. Бәйге Башкортстан татарлары конгрессының мәдәният һәм сәнгать комиссиясе рәисе Алик Локманов инициативасы белән үткәрелә.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*