enrutat
Баш бит / Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат
Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат

Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат

Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче Марат Ишмөхәммәтов йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Бу турыда «ШК» хәбәрчесенә Кукмара көрәшчеләре хәбәр иткән. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*