tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак”лылар сөлге чикте
“Ак калфак”лылар сөлге чикте

“Ак калфак”лылар сөлге чикте

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы төрле төбәкләрдә яшәүче уңган, оста куллы гүзәл затларыбыз арасында милли бизәкле сөлге чигү буенча конкурс игълан иткән иде.

Ульяновск өлкәсенең тырыш, булдыклы татар хатын-кызлары әлеге конкурска бик теләп кушылдылар. Тиз арада төрле авыл районнарыннан матур, күз явын алырлык сөлгеләр килә башлады

– Өлкәбезнең дистәдән артык районыннан – Иске Кулаткы, Инза, Мәләкәс, Ульяновск, Николаевка, Сенгилей, Карсун, Чардаклы һәм Ульяновск, Новоульяновск шәһәрләреннән безнең төбәк мишәрләренә генә хас милли бизәкле сөлгеләр алдык. Араларында озак еллар сандык төбендә ятканнары да, бәйгегә дип махсус чигелгәннәре дә бар. Әлеге районнарның “Ак калфак” җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм, – ди өлкә татар хатын-кызларының лидеры Кәримә Алиуллина.

Ниһаять, жюри әгъзалары сөлгеләргә бәя биреп, урыннар да билгеләделәр. Беренче урын Инза районына һәм Димитровград шәһәре “Ак калфак”ларына бирелде. Ә Новоульяновск “Ак калфагы” икенче урынга лаек булды. Сенгилей районы “Ак калфагы” өченче урын алды. Ә инде Роза Фахриева чиккән сөлге иң матуры дип табылды һәм мәркәзебез Казанда узачак “Сабан туе күрке – чиккән сөлгем” күргәзмәсенә юлланды. Барлык җиңүчеләрне дә истәлекле бүләкләр көтә.

Рузия ХӘЛИМОВА

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*