tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Айсылу Мирхафизхан: «Галәмгә ышан – хыялың артыннан сине ул алып барыр»
«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Айсылу Мирхафизхан: «Галәмгә ышан – хыялың артыннан сине ул алып барыр»

«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Айсылу Мирхафизхан: «Галәмгә ышан – хыялың артыннан сине ул алып барыр»

Бүгеннән без Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесе финалист кызлары белән таныша башлыйбыз!

АЙСЫЛУ МИРХАФИЗХАН

  • Мәскәү шәһәре
  • 27 яшь
  • Белеме, һөнәре: Б.Щукин исемендәге театр институты студенты
  • Мавыккан шөгыльләре: бию, балет, фән
  • Тормыш шигаре: «Галәмгә ышан – хыялың артыннан сине ул алып барыр»

“Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина кызы мин – театрда үстем. Җәйләрем Сарманда, әбием янында узды. Балачакның иң истә калган вакыйгасы нәрсәме? «Айсылу, анда әниең кайткан!» – дигән хәбәр! Урамнар буйлап чабып түгел, очып өйгә йөгерәм. Әнием!» – дип иң якын кешемнең кочагына атылам… Минем бөтен уңышларыма без аның белән икәү бергә ирештек. Биюгә сәләтем барлыгын иң элек ул күрде, бию түгәренә ул бирде. Хореография училищесына юлны инде үзем таптым…Иң зур хыялым да әнием белән бәйле: авылыбызда аңа йорт салып бирәсем килә. Мунчасы, кечкенә генә бассейны булган йорт…Аннан әниемә дөнья күрсәтер идем – икәү сәфәргә чыгып китәр идек…Өебездә бай китапханә бар. Әни миңа да китаплар гел җибәреп тора: буш вакытым күбрәк булса гел китап укыр идем. Татар халык җырларын әнием бик еш җырлый, язмаларда миңа да тыңлата. Милли бию ансамбльләре концертларына йөрергә яратам, үзем дә татар халык биюләрен биим. Үз бию театрымны булдырасам килә: бүген туплаган барлык белемнәрем шуңа юнәлгән – балет сәнгатендә актерлык осталыгы буенча диссертация язам, диплом спектакльләрендә балетмейстр буларак биюләр куям, хәрәкәт буенча пластик тренинглар үткәрәм”, – дип сөйли ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*