tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар малайлары чыбыркы үрде, татар кызчыклары пилмән пешерде
Татар малайлары чыбыркы үрде, татар кызчыклары пилмән пешерде

Татар малайлары чыбыркы үрде, татар кызчыклары пилмән пешерде

“Татар кызчыгы, татар малае-2019” бәйгесе дәвам итә. Бүген иртәнге 8.00 сәг. малайлар белән Казан шәһәре Халык һөнәрчелеге техникумында (Техническая ур. 26 а) балчыктан ракета (чөнки иртәгә космонавтика көне), агачны уеп ясау, зәркан эшләнмәләре эшләү серләренә төшенделәр, үзләре дә шөгыльләнеп карадылар. Һәм чыбыркы үрү серләренә төшенделәр. Үзләре үреп, шартлатып карадылар. Техникум хезмәткәрләре бик җылы каршы алдылар. Балаларны чәй белән сыйлап, бүләкләр биреп озатып калдылар. Бик матур сәяхәт булды.

Сәгать 10.30 сәг. “Тәмле булсын!” ресторанында кызларыбызның камыр җәю, пилмән ясау буенча өйрәтү дәресләре һәм бәйге үтте. Өйрәтү дәресләрен ресторан хуҗасы Резеда Хөсәенова алып барды. Ясаган пилмәннәрен пешереп тәмләп ашадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*