tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Пермь шәһәрендә милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды
Милли Шура рәисе Пермь шәһәрендә милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды

Милли Шура рәисе Пермь шәһәрендә милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырды

Пермь крае һәм Удмуртия республикасы татар иҗтимагый оешмалары активы катнашында узган утырышны, Пермь крае төбәк милли-мәдәни мохтарият рәисе  Хәлил Фәрвазетдинов башлап җибәрде. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. 2019 нчы елга эш планы каралды.

Васил Шәйхразиев милләттәшләргә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылучы чаралар, әзерлек эшләре хакында сөйләде. Шулай ук Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды. Пермь – милләттәшләребезне эскиз белән таныштыру буенча соңгы урын. Очрашу татар халкы җыелган җирдә матур гадәткә әверелгән күренеш – “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштыру 16 нчы гыйнварьда Татарстан районнарында башланган иде. Аннары ул Екатеринбург шәһәрендә старт бирелеп, Россия төбәкләрендә дәвам итте. Эш барышында республика халкыннан, илнең төрле почмакларыннан, чит илләрдәге милләттәшләребездән дә бик күп тәкъдимнәр килде. Алар ярдәмендә эскиз тулыланып торды.

Май аенда проект белән эшче төркемнәр эшләячәк. 15 нче июньдә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты Изге Болгар җыенында тәкъдим ителә. Стратегия тулысынча август аенда, Милли Шура тарафыннан кабул ителергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*