tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн–фестивале узачак
Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн–фестивале узачак

Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн–фестивале узачак

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы Казан кооператив институты, БДБ һәм чит илләрнең гомуми белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары арасында «Безнең кавем» дигән беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивален үткәрә.

Фестивальдә катнашучылар үз эшләрен бары тик видеоязмада җибәрергә тиешләр. Хронометраж 5 минуттан да артмаска тиешле.

Юнәлешләр:
1.”Кем ул татар”. Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлары турында очерк;
2. Татар халкының гореф-гадәтләре;
3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге;
4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы.

Оештыручылар:
– Казан кооператив институты.
– Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды.
– ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты.
– Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы.
– Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте.
– Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар һәм видеоязмалар 31 июльгә кадәр кабул ителә, e-mail: [email protected]

Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2020 елның 7 августында булачак.

Белешмә өчен телефон:
89050209893 Флюра Абдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*