enrutat
Баш бит / Татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәрими хакында Төркиядә фәнни хезмәт басылды
Татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәрими хакында Төркиядә фәнни хезмәт басылды

Татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәрими хакында Төркиядә фәнни хезмәт басылды

Төркиянең “Төрки дөнья тел һәм әдәбият” журналында татар дин әһеле, мөгаллим Гыйльман Кәрими хакында фәнни мәкалә дөнья күрде. Аның авторы – Җәләл Баяр исемендәге университет галиме Җиһан Чакмак.

Автор мәкаләсен “Татар мәгарифенең әйдаманы — Гыйльман Кәрими (1841-1902)” дип атаган. Анда ул Гыйльман ахунны Урта Идел буенда җәдитчә укыту системасын коручы һәм татар мәгарифе үсешенә зур өлеш кертүче шәхес буларак искә алган.

Җиһан Чакмакны бу мәкаләне язарга Төркиядә Гыйльман Кәримине күпъяклы өйрәнгән бер нинди фәнни әсәрнең булмавы, тиешле игътибар күрсәтелмәве этәргән.

Җиһан Чакмак мәкаләсен А.Баттал-Таймас, Н.Дәүләт, Р.Фәхретдин, З.Шәрәф, М.Гайнуллин кебек язучы һәм галимнәрнең хезмәтләренә таянып язган. Мәкаләсендә автор болай ди: “Гыйльман ахун, Исмәгыйль Гаспралыдан җәдитчә укыту алымнарын өйрәнә. Бакчасарайдан кайткач, үз җаваплылыгындагы 136 авыл мәдрәсәсендә яңача укыту системасын корып җибәрә. Элек исә ул Исмәгыйль Гаспралының фикерләрен аңлап бетермәгән була. Шунлыктан Г. Кәриминең тормышын, И.Гаспралы белән танышканчы һәм аның белән танышканнан соң, дип ике чорга бүлеп карау кирәк”.

  • Филология фәннәре докторы Җиһан Чакмак белем дөньясына “Фатих Кәриминең “Хыялмы, хакыйкатьме?” һәм “Аннан-моннан” әсәрләрендә кулланылган тел һәм алымнарны тикшерү” дигән темага язган фәнни хезмәте белән килеп керә. Татарлар белән бәйле эшчәнлеген дәвам итеп, “Иске төрекчәдәге сүзләрнең татар һәм казах телләрендәге кулланышы”, Фатих Кәриминең әсәрләрендә эш катнаш лингвистик элементлар”, “Фатих Кәриминең “Мирза кызы Фатыйма”, “Бер шәкерт илә бер студент” хикәяләрендә социаль мәсьәләләр” кебек фәнни мәкаләләр язган.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*