tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар милли мәгарифенә нигез салган шәхесләрнең берсе – Илдус Әмирхан вафат
Татар милли мәгарифенә нигез салган шәхесләрнең берсе – Илдус Әмирхан вафат

Татар милли мәгарифенә нигез салган шәхесләрнең берсе – Илдус Әмирхан вафат

Татар милли хәрәкәте ветераннарының берсе Илдус Әмирхан вафат булды. Бу хакта “Татар-информ”га “Поистине” сайтының баш редакторы Руслан Айсин белдерде.

Руслан Айсин әйтүенчә, Илдус Әмирхановта яман шеш авыруы булган. “Без аның янына барып йөрдек, бу көннәрдә китәчәге билгеле иде. Соңгы көннәрендә ашамады да, хәрәкәтләнә алмый иде. Әмма аңында булды, аңы бик саф иде. Ул милләт язмышы турында сөйләде. Телендә дә, аңында да шул булды. Аның хатыны табиб иде, шуңа эш урыныннан бирелгән йортта – Биектау районы Усад авылында яшәделәр”, – диде ул.

“Татар халкы зур югалту кичерде. Андый кешеләр хәзер китүе зур кайгы. Ул милли мәгарифебезнең ныклы баганаларының берсе иде”,  – дип бәяләде Руслан Айсин.

“Илдус Әмирхан – танылган мәгърифәтче, концептуаль рәвештә татар халкының милли мәгарифен булдырган кеше. Татар гуманитар институтына нигез салучыларның берсе. Ул – математик иде, Мәскәүдә фәнни институтта эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә. 1977 елда фәнни карьерасын ташлап, Татарстанга күченеп килә. Укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Милли иҗтимагый оешмада актив катнаша, 80 елларда милли хәрәкәтнең күренекле вәкилләренең берсе була. Үз вакытында Бөтентатар иҗтимагый үзәген дә җитәкләп ала. Алар дүрт ир бертуган иде, “Әмирханият” фондын оештырдылар. Равил Әмирхан – күренекле тарихчы, Рашат Әмирханов – шулай ук тарихчы, Фәрит Әмирханов банкта эшләде, Рәсим Әмирханов китап нәшриятында редактор була. Алар мәгърифәт, фән юлында милләткә, республикага хезмәт иттеләр. Аларның нәселе Фатих Әмирханнарга барып тоташа, ыруларында Мәрҗани да, Колшәриф тә бар. “Унбер буын мәгърифәтчеләр” дип сөйли иде үз нәселе турында. Ул гомерен мәгърифәткә, мәхәллә системасын оештыруга багышлады”,  дип сөйләде Руслан Айсин.

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе Рамай Юлдаш социаль челтәрдә Илдус Әмирхан белән язышуын искә төшергән. 2017 елның декабрендә Илдус Әмирхан “Соңгы көннәрем ахыры, туганнар! Бәхилләшик, әйдә! Беркемгә дә ачуым-үпкәм юк. Бәхил булыгыз!” дип язган булган.

Илдус Әмирхан бүген Самосыровода җирләнәчәк.

  • Илдус Госман улы Әмирханов 1941 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалары – Шамил һәм Чулпан.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Бөтендөнья татар конгрессы Илдус Әмирхановның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*