tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар радиосы” алып баручылары туры эфирга “Күзәтү тәгәрмәче”ннән чыкты!
“Татар радиосы” алып баручылары туры эфирга “Күзәтү тәгәрмәче”ннән чыкты!

“Татар радиосы” алып баручылары туры эфирга “Күзәтү тәгәрмәче”ннән чыкты!

5нче августта 17:00 сәгатьтә “Татар радиосы”ның алып баручылары – Назлыгөл Сөнгатова һәм Байбулат Фасахов –100.5 fm ешлыгының эпицентрын “Кырлай” күңел ачу паркында урнашкан “Күзәтү тәгәрмәче”нең кабинкасына күчерделәр.

“Йолдызлы” кунак ролен җырчы Илназ Сафиуллин башкарды. Фоннарында балалар көлгәне дә, экстрималь аттракционнардан килгән дулкынланган тавышлар да ишетелде. Алып баручылар эмоцияләре белән кушылып бу чын җәйге атмосфералы коктейльгә әверелде.

“Татар радиосы”ның позитив һәм шаккатыргыч проектлар марафоны җәй башыннан дәвам итә. Исегезгә төшерик, июльдә генә радионың алып баручылары самолет бортыннан, 500м биеклектән, Казан өстеннән эфирга чыктылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*