Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «ВТ» баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен һәр татар кешесе укырга тиеш»
«ВТ» баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен һәр татар кешесе укырга тиеш»

«ВТ» баш мөхәррире Гөлнара Сабирова: «Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен һәр татар кешесе укырга тиеш»

Татарстан радиосы студиясенә килгән кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкы үсеше мөмкинлекләренә багышланган мәкаләсе буенча фикерләрен белдерә.

“Татарстан дулкынында” тапшыруында кунакта “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова булды. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов белән алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкы үсеше мөмкинлекләренә багышланган мәкаләсе буенча фикер алышты. Гөлнара Сабирова әлеге мәкаләнең татар милләте өчен әһәмиятле булуын ассызыклады: «Әлеге мәкаләне үзен татар дип санаган, күңелендә татарлык булган һәр кеше укырга тиеш.  Бу татар дөньясында зур вакыйга. Мин аны укып бик сөендем. Шунда ук бөтен кешегә җиткерәсем, таратасым килде. Ул күптән көтелгән, без Президентыбыздан ишетергә теләгән, безнең күңелдә йөргән туган сорауларга җавап рәвешендә язылган мәкалә», диде ул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*