tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар телен мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!”
“Татар телен мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!”

“Татар телен мәктәптә генә түгел, ә өйдә дә өйрәнергә һәм өйрәтергә кирәк!”

Ульяновск өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсендә әнә шундый мөрәҗәгать белән чыктылар. Быелгы җыенга өлкәнең дистәдән артык авыл, районнарыннан укытучылар килде.

Форумның беренче өлеше Идел елгасы буйлап теплоходта узды. Анда язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов һәм «Казан утлары» журналы мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев белән кызыклы очрашу булды.

Җыенның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында үтте. Биредә сүз ана теленең бүгенге сакланышы турында барды. Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге ана телләре укытуга шартлар тудырса да, ата-аналар тарафыннан игътибар бик нык кимеде. Атнасына биш көн укытуга күчкәч, татар теле сәгатьләре 1 яисә ярты сәгатькә генә калды.

98 процент татарлар яшәгән Иске Кулаткы районында да шундый хәл. Билгеле, атнасына 30 минутта бай татар әдәбиятын өйрәтеп булмый. Сер түгел, өйдә әти-әни Тукай, Җәлил әсәрләрен өйрәтеп утырмый. Аларны бары тик мәктәп, укытучы гына бирә ала. Зур җыенда катнашучылар шулар хакында фикер алышты.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*