tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды
Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды

Мәскәүдә Татарстан Президенты катнашында разведчик Исхак Әхмәров каберенә таш куелды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Химки зиратында совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Хелен Лоури каберенә таш кую тантанасында катнашты.

Чарага җыелган кешеләр алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Татарстан Президенты разведчик һөнәренең фидакярлеген, ирле-хатынлы Әхмәровларның Бөек Ватан сугышында илебезнең җиңүенә, аның бәйсезлеген һәм иминлеген саклауга керткән өлешен билгеләп үтте. «Безнең Исхак Әхмәров кебек мәшһүр ватандашларыбызның эшчәнлеге киләсе буыннар өчен үрнәк булып тора», – диде Миңнеханов.

Тантанада шулай ук РФ Тышкы разведка хезмәтенең директор урынбасары Сергей Герасимов, Мәскәүнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы Виталий Сучков та катнашты.

Оренбург губернасында туган Исхак Әхмәров Казанда урта белем алган. 1932 елдан – СССРның тышкы разведка органнарында, ә 1935 елдан АКШта эшләгән, Кушма Штатларның Дәүләт департаментында, Финанс министрлыгында һәм махсус хезмәтләрдә агентлар яллаган. АКШта Хелен Лоурига өйләнгән.

1946 елда Мәскәүгә кайтканнан соң Әхмәров Дәүләт иминлеге комитетының Яшерен разведка идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнгән һәм әлеге урында 10 елга якын эшләгән. Ике Кызыл Йолдыз ордены, «Мактау билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*