tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше дәвам итә
Татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше дәвам итә

Татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше дәвам итә

Хәзерге вакытта татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше үткәрелә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советы утырышында шул хакта әйтте.

Татарча дәреслекләр турында сорауны министрга депутат Илшат Әминов бирде.

«1-9 сыйныфлар өчен татар телендәге дәреслекләр бар, ләкин алар федераль исемлеккә кертелмәгән. Ул 2016 елда гына барлыкка килде, шул вакыттан без шушы юнәлештә эшлибез. Хәзер 1, 2, 3, 4 нче сыйныфлар өчен яңа дәреслекләр эшләнде. Шуларны сыныйбыз. 10-11 сыйныфларга моңарчы булган дәреслекләрне сатып алдык», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул ел саен Татарстан җитәкчелеге дәреслекләр сатып алуга 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирүен әйтте. «Туган тел — федераль компонентта, ул өйрәнелергә тиеш. Туган тел ата-ана гаризасы буенча сайлана», — дип искәртте.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*