tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре Казан буйлап эшлекле сәяхәттә
Татар яшьләре Казан буйлап эшлекле сәяхәттә

Татар яшьләре Казан буйлап эшлекле сәяхәттә

Бөтендөнья татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең укулары эшлекле экскурсиядән башланды.

Әлеге экскурсия “Татар китабы йорты” һәм Шәриф Камал музей-йортыннан тотынды. “Калеб” берләшмәсе белән яшьләрнең иң яраткан шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина таныштыргач, делегатлар Яңа татар зиратына юл тоттылар. Форум катнашучылары “Смена” мәдәни үзәге һәм “Сабыйлар” балалар мәркәзе белән дә танышты.

Регионнардан килгән катнашучылар төрле форматларда эшләп килүче берләшмәләрне җиңел һәм якын кабул иттеләр, хәтта үз төбәкләрендә дә шундый үзәкләр булдыру турында фикер алышып, идеяләр тупладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*