enrutat
Баш бит / Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты
Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин белән бәхилләште. Кичә Казан федераль университетында лекциядән соң йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Мәрхүм белән хушлашу Һади Такташ урамындагы үзе яшәгән йорт каршында булды. Бирегә туганнарыннан тыш, хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре бик күп җыелган. Шагыйрь Разил Вәлиев аның белән кичә генә телефоннан сөйләшкән булганын әйтте.

“Кичә көндез сәгать 11 ләр тирәсендә мин Җәүдәткә шалтыраттым. Бер йомышым бар иде: “Борынгы басма китаплар турында хезмәт әзерлибез, шуңа сүз башы язмассыңмы икән” дип сорадым. Ул уйлап торды да, “Разил, бу тиз кирәктер бит инде” ди. “Тиз кирәк, гомерләр бик кыска бит, Җәүдәт, ашыгып эшләргә кирәк” дидем. Ул да “әйе шул, санаулы еллар гына калды бит”, ди. Күңеле сизгән кебек”, — дип сөйләде Разил Вәлиев.

Җәүдәт Миңнуллин, кичә университетта лекцияләре кичкә кадәр булуын әйтеп, Разил Вәлиев белән очрашуны җомгага билгеләгән булган. “Җомга – изге көн, иркенләп сөйләшеп утырырбыз дигән иде. Кызганыч, кичке сәгать 10нарда миңа үлеме турында коточкыч хәбәр килде”, — диде.

“Татар дөньясы өчен зур югалту. Бөтендөнья татар конгрессы, шәкертләре исеменнән дә гаиләсе, туганнарының кайгысын уртаклашам. Ул олпат галим, остазыбыз. Соңгы сулышына кадәр университетта булган, лекциядән соң вафат булган. Татар дөньясы белән элемтәдә торып, милли мәсьәләләрдә киңәшчебез, терәгебез, яклаучыбыз булды”, — ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

“Мин Җәүдәт Миңнуллинны шаяртып соңгы татар интеллигенциясе дип атый идем. Уйлап карасаң, ул XX йөз башы зыялыларын хәтерләтә иде. Тәрбияле, белемле, итагатьле кеше иде. Шунысы өчен борчылам: Җәүдәт китү белән, татар тарихы белемендә бушлык хасил булды кебек. Аның кебек XIX, XX йөз тарихын, гарәп язуын белгән шәхесләр безнең арада хәзер юк диярлек”, — диде тарихчы Искәндәр Гыйләҗев.

Ул аның хәтере бик яхшы булганын искәртте. “Шәхесләрне шулкадәр ихлас кызыксынып өйрәнгән, газета-журналларны белә иде. Мин кайвакыт Интернеттан эзләми идем, “Җәүдәт, бу шәхес турында нәрсә әйтә аласың” дип, аңа мөрәҗәгать итә идем. Бөтен нәрсәне хәтерли иде. Андый кешеләр бармы икән, ай-һай. Минем өчен коточкыч зур югалту бу”, — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. Бүген ул туган ягы зиратында җирләнәчәк.

  • 2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан «Җыен» фонды «Шәхесләребез» сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.
  • Җәүдәт Миңнуллин — 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*