tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар җәмәгатьчелеге Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты
Татар җәмәгатьчелеге Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева белән Татарстан урамында урнашкан өе янында хушлаштылар.

«Венера Хәсәновна татар сәнгате өчен күп тырышты. Үзе дә күп кешегә ярдәм итте, кешеләрнең хезмәт сөючәнлек сыйфатын югары бәяли иде. Соңгы вакытта да ул безнең белән тыгыз эшләде. Карантин вакытында онлайн киңәшләрен бирде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Юрий Жуков.

Аның сүзләренчә, Венера Гәрәева хастаханәдә яткан вакытта ул өченче дискын чыгарырга планлаштырган булган. «Әлеге дискта 1970 — 1990 елларда Венера апа ансамбльнең баш хормейстеры булып эшләгән чордагы язмалар, аның тормыш юлы турында материаллар урын алырга тиеш иде. Хәзер без ул туплаган байлыкны җыеп, аның хөрмәтенә чыгарырга тырышачакбыз», — дип әйтте ул.

Мәрасимдә Татарстанның мәдәният министрлыгы вәкилләре дә бар иде. «Кеше китә, хәтер китми. Министрлык Венера апаның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, урыныгыз җәннәттә булсын», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Йөрәгебез авырта, күңелебез елый. Венера апабыз музыка көллиятендә укытканда да студентларын югары сәнгать юнәлешендә тәрбияләде. Ышанып булмый. Хушлашырга килгән барлык кешеләргә рәхмәт», — диде Венера Гәрәеваның туганнары.

Венера Гәрәеваны туган ягы — Саба районы Өчиле авылында җирләргә алып кайтып киттеләр. Хушлашу чарасында педагогның шәкертләре, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары, татар зыялылары һәм туганнары катнашты.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*