tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадаксыз төзелгән мәчет манарасына ай куелды
Кадаксыз төзелгән мәчет манарасына ай куелды

Кадаксыз төзелгән мәчет манарасына ай куелды

Шушы көннәрдә “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музей мәчетенә ай куелды.

Яшел Үзән районы Исаково авылында урнашкан этнографик музей узган гасырның татар авылы тормышын чагылдыра. Әлеге мәчетнең үзенчәлеге шунда, Россиядә кадаксыз төзелгән бердәнбер Аллаһ йорты ул. Мәчет ике вазифаны үтиячәк: мосафирларга намаз уку урыны һәм XVIII гасыр татар дини атрибутын гәүдәләндерә.

Ачык һавадагы этнографик музей Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан, шулай ук чит илләрдән дә туристлар кабул итә. Музейда кунакларны татар тормышы белән генә таныштырып калмыйча, милләттебезнең борынгы һөнәрләр серләренә дә өйрәтәләр.

Бирегә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев һ.б. килде. Аларга музей директоры Миндамир Камалетдинов эчтәлекле экскурсия оештырды һәм милли хәзинәләребез турында сөйләде.

Марат Әхмәтов татар телен үстерүдә, аны популярлаштыруда мондый проектларның әһәмияте зурлыгын билгеләп узды.

“Татар авылы” музее 2009 елда ачылды. Монда урта гасыр татар авылларының көнкүреше һәм традицияләре тулысынча сакланган. 1,5 га мәйданлы музей территориясе чүлмәк ясаучы, тимерче һәм тукучы йортлары урнашкан, остаханәләр эшли. Кара мунча һәм чүлмәк яндыру миче бар.

Музей директоры Миндамир Камалетдинов белдергәнчә, музейда көнкүреш әйберләренең күбесе чын: туку станогы, гармуннар, тальяннар, таганнар-доган, төрле хезмәт кораллары, шул исәптән борынгы субай сугу җайланмасы.

Торак йортлар да үз заманы стилендә сакланган. Урта гасыр татар крестьяннарының көнкүреше, һөнәрче йорты (мәсәлән, тимерче) хәлле сәүдәгәр йорты белән аерылып торганын, осталарның нинди хезмәт коралларыннан файдалануын һәм XV-XVI гасырларда йортлар нинди җиһазлар булганын да күрергә мөмкин.

Музейның горурлыгы – сугыш елларында хатын-кызлар төзегән агач тегермән. Тегермәнгә күтәрелергә һәм югарыдан бу катлаулы механизмның ничек урнашуын һәм эшләвен белән дә танышырга була.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*