tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары һәм дин әһелләре Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылачаклар
Татар зыялылары һәм дин әһелләре Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылачаклар

Татар зыялылары һәм дин әһелләре Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылачаклар

Агымдагы елның 10-11 октябрь көннәрендә Татарстанның бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәклегендә Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылып, алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән танышачаклар. Әлеге сәфәр  Башкортстан республикасының 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Ике көнлек программа кысаларында Туймазы районының Төмәнәк авылында урнашкан “Бабай утары” белән танышу, Уфа шәһәренең мөселман зиратына бару, Хәкимия мәчете, Хәкимов йорты, Галия, Хәсәния мәдрәсәләре, З.Камали йорты биналары һәм башка тарихи урыннарга, мәчетләргә бару каралган. Шулай ук Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Айнур хәзрәт  Биргалин белән дә очрашулар көтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда тормыш һәм иҗатлары турыдан-туры Уфа шәһәре һәм Башкортстан белән бәйләнешле булган күп кенә шәхесләребезнең түгәрәк даталары искә алына. Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдемәнд,  Мәрьям Солтанова тууларына – 160 ел, Мөхлисә Бубый тууына –  150 ел, Сәйфи Кодаш тууына – 125 ел, Мостай Кәрим тууына – 100 ел һ.б.

Булат Ибраһимов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*