tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында татарча диктант язалар
Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында татарча диктант язалар

Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында татарча диктант язалар

19 октябрьдә Түбән Новгородта Беренче яшьләр форумы кысаларында “Татарча диктант” акциясе узачак. Бу турыда “Нижгар.ру” сайтында хәбәр ителә.

Акция өлкәдә өченче тапкыр үткәрелә. Аны Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәләре сайты, өлкәнең “Туган як” газетасы, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы оештыра.

Акция грамоталы язу һәм әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.

tatar-inform.tatar