tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары һәм дин әһелләренең Башкортстандагы эш программасы башланып китте
Татар зыялылары һәм дин әһелләренең Башкортстандагы эш программасы башланып китте

Татар зыялылары һәм дин әһелләренең Башкортстандагы эш программасы башланып китте

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә (“Төмәнәк” татар мәдәният үзәгендә) төбәктәге татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары һәм милли-мәдәни оешмалары әгъзалары белән түгәрәк өстәл эше башланып китте. Туймазы районыннан тыш күрше Бакалы, Ярмәкәй, Шаран, Чакмагыш районнарыннан да вәкилләр катнаша.

Искәртеп узабыз,10-11 октябрьдә бер төркем дин әһелләре һәм зыялылары Башкортстандагы бөек шәхесләребезнең каберләрен зыярәт кылып, алар йөргән сукмаклардан Уфаның тарихи урыннары белән таныша.

Әлеге сәфәр Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгатебездә тирән эз калдырган бөек шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*