tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант-2019” акциясендә 85 мең кеше катнашты!
“Татарча диктант-2019” акциясендә 85 мең кеше катнашты!

“Татарча диктант-2019” акциясендә 85 мең кеше катнашты!

Бүгенгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, быел “Татарча диктант” акциясе 85 мең кешене берләштерде.  Татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерүне максат итеп куйган акция милләттәшләребез яшәгән барлык төбәкләрдә һәм илләрдә оештырылды.

Акция барлыгы 1410 мәйданчыкта узды. Диктантны 22 чит ил һәм Россиянең 47 субъекты язды.

“Татарча диктант”та катнашучыларның күпчелеге, әлбәттә, татарстанлылар. Чарада Татарстанның 43 районы да катнашты. Казанда “Татарча диктант” 204 мәйданчыкта үтте

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*