enrutat
Баш бит / Татарча өстәл уеннарын уйлап табучы белән әңгәмә
Татарча өстәл уеннарын уйлап табучы белән әңгәмә

Татарча өстәл уеннарын уйлап табучы белән әңгәмә

“Печән базары”ндагы чатырларның берсендә бер күрүдә үк үзенә тартып торган агай басып тора. Аны бала-чага сарып алган. Сиксәнен тутыручы Рөстәм Ишморат аларны бәлкем сабыйларча шатлануы, бәлкем һәр кешенең күңеленә ачкыч таба белүе белән үзенә тарткандыр. Ул вакытта әле мин аның атаклы драматург Риза Ишморат белән актриса, Камал театры директоры Рәшидә Җиһаншинаның улы икәнен генә белә идем. Соңрак конструктор, уйлап табучы, язучы, альпинист, “Биш Морат”, “Шак-Мак” һәм башка дистәләгән уеннар уйлап чыгаручы һәм ихлас әңгәмәдәш икәнен белдем. Әле мин белмәгән шөгыльләре дә калгандыр.

– Театр тузанын иснәп үскән кеше буларак, Тинчурин театры турында фикерегезне беләсе килә…

– Беләсеңме, Тинчурин театры язмышында мин тарихның кабатлануын күрәм. Дөрес, Рәшит Заһидуллин белән якыннан таныш дип әйтә алмыйм. Ләкин аның күчмә театрдан стационар ясавы, театрны күтәрүе бәхәссез. Шул ук вакытта соңгы елларда театрның тынуына да күз йомып булмый. Тарих кабатлана дигәннән, академия театрына кагышлы бер вакыйганы искә төшерик. Мәгълүм булганча, академия театры 1957 елда Ленин орденына лаек була. Аннан ун ел да үтми, эшләр түбәнгә китә. Алтмышынчы елларда тамашачыларның саны сирәгәя. Ул чакта да коллективта баш режиссер булмый, Ширияздан Сарымсаков, Рифкать Бикчәнтәев һәм башкалар спектакльләр куеп йөри. Билгеле инде, баш режиссерсыз алга китешкә берничек тә өметләнеп булмый. Шуннан андый кешене билгеләргә булалар. Ләкин рус кешесен, Александр Михайловны. Хәзерге тел белән әйткәндә, ул кризис хәлендә калган оешма менеджеры була. 1964 елда әнине (Рәшидә Җиһаншина – ред.) директор итеп билгелиләр һәм ул иң беренче итеп эш һәм финанс дисциплинасын булдыра. Ләкин театр күтәрелеш алсын өчен болар гына җитми, иҗади ыргылыш кирәк. Шул чакны театр белгече Илтани Илялова аңа “Гүзәлем Әсәл” белән шаулаган Ташхуҗа Ходжаев белән сөйләшеп карарга тәкъдим итә. Әни Ташкентка бара, аның белән сөйләшә, ләкин режиссер үзенең алдагы ике елга эш планы төзелгәнлеге, вакыты булмавы турында әйтә. Әни вазгыятьне аңлаткач, ризалаша. Академия театрында “Гүзәлем Әсәл”не үзенең чираттагы ялы вакытында куя. Әни, режиссер Казанга килгәнче, рольләргә артистлар да билгели, декорация, костюм, музыка һәм башка якларын да кайгырта. Бу спектакль академия театрын чыннан да күтәрә. Әлеге эшләр белән бер үк вакытта театр директоры баш режиссер вазифасына Марсель Сәлимҗановны билгеләү артыннан чаба. Марсель ул чакта яшь, аңа өстәгеләр дә шикләнеп карый, артистларның да бик тыңлыйсы килми. Күрәсез, әни ялгышмый. Марсель Сәлимҗанов сирәк очрый торган талантлы режиссерларның берсе булып чыга. Тинчурин театрына да баш режиссерны бер көндә генә табып булмый. Монда бүлгәләнгән коллективны бер йодрыкка тупларлык, театр дигән катлаулы механизм белән идарә итәрлек көчле кеше кирәк. Шуңа күрә алар башта яхшы спектакль чыгып, театрның күтәрелеп китүен көтәләр. Тикмәгә генә Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйни, Туфан Имаметдинов кебек популяр режиссерларны чакырмаганнар бит инде. Артистларның да төрле режиссерларда эшләп, үзләрен ничек хис итүен карарга кирәк. Баш режиссерның да бит тискәре яклары бар. Бер кул астында эшләү иҗатта торгынлыкка китерә. Кызганыч, бездә хакимияттә дә, иҗатта да – бер үк кешеләр, хәрәкәт җитми.

– Хәрәкәттә – бәрәкәт, дигән гыйбарә сезгә дә бик туры килә. Соңгы елларда татарча өстәл уеннары белән яңалык алып килдегез.

– Һөнәрем буенча мин – конструктор. Компрессор төзелеше буенча мәшһүр конструктор бюросында эшләдем. Уйлап табулар буенча берничә дистә авторлык шәһадәтнамәсе алдым. Хәзер менә өстәл уеннары уйлап чыгарам. Дистәләп җыелды инде. Ләкин алар рәсмиләштерелмәгән, ягъни патент алынмаган. Элек хакимият түләүне үз өстенә ала иде, хәзер патент алу өчен үзеңә шактый түгәрәк сумма түләргә кирәк. Бу – хокукларым якланмаган дигән сүз. Әлеге юнәлеш буенча күп эзләндем, күп укыдым һәм Россиядә патент алуның мәгънәсе юк икәнне аңладым. Күп тикшеренүчеләр, уйлап табучылар шул фикердә. Барыбер үзләштерәчәкләр. Хикмәт миндә һәм бу өстәл уеннарында гына түгел. Кайсы гына өлкәне алма, пират копиясенә тап булырга мөмкин. Патентлау үзен акламый. Авторлык хокукы бер тиенгә дә тормый дигән сүз бу.

– Алайса, нишләп бу эшкә алындыгыз соң? Барыбер үзләштерәчәкләр бит.

– Кибеп корымас, хәрәкәттә булыр өчен эшлим. Иҗат – үсешкә алып баручы хәрәкәтнең төп көче ул. Бөтен эштә, әйләнә-тирәдәге бөтен әйберләрдә иҗат бар. Дөрес, эшкә алынганда нәрсә килеп чыгасын, халык аны ничек кабул итәсен дә белмисең. Бу спектакльгә дә, кечкенә генә бер детальгә дә кагыла. Әйе, патентлау кирәктер инде ул. Исем, ни әйтсәң дә. Театрда, мәсәлән, атказанган, халык артисты дигән исемнәр бирәләр. Ләкин бит тамашачы махсус исемсез дә кайсы артистның халыкныкы икәнен белә. Высоцкийны алыйк. Рәсми кәгазе булмаса да, ул бит халыкныкы иде. Мин аны халык вөҗданы дип тә әйтер идем.

– Уеннар бар, алар белән уйнаучылар күпме соң?

– Уен уйлап табучылар аз түгел. Кибеткә кереп карагыз, анда йөзләгән, меңләгән уенчык. Нишләптер бала алардан тиз бизә, күбрәк компьютерга тартыла. Ничек аларны уенга тартырга? Бу сорау безнең гаиләне бик борчыды. Чөнки балалар бар, оныклар үсә. Алар да компьютер йогынтысына бирелә. Шуннан ике кызым да, үзем дә балага кызык булырдай проектлар уйлап чыгардык. Чыннан да, “Шак-Мак”ка яисә “Биш Морат”ка тартылучылар бар. Әгәр кызым белән берәр фестивальдә катнашабыз икән, безне шундук балалар сарып ала. Мәсәлән, шакмактан фигура җыю балага кызык, ә өлкәннәр алар ярдәмендә үзара ярыш оештыра ала. Ул Альцгеймер чирен булдырмый калу өчен файдалы. “Биш Морат” – биш теләк, биш өмет, биш мәсьәлә дигән сүз. Ул – ватан, гаилә, шәхес, һөнәр, мавыгу да. Чөнки бөтен җирдә уен бар. Ә без яшибезме, әллә уйныйбыз гынамы, диярсез сез. Голландия галиме Йозеф Хёйзинга “Homo Ludens” хезмәтендә, кеше уйный белгәнгә кеше дип атала да инде, дигән. Безнең гаиләне генә алыйк, әти-әни театр кешеләре, уен – аларның һөнәре булган. Мин – инженер-конструктор, уемда әле уйлап чыгарылмаган механизмның детальләре белән уйнадым. Узган гасырның җитмешенче елларда “Сом кубы” турында укыган идем. Аны Пит Хейн уйлап тапкан. Анда 7 фигура бар. Мин шуңа охшаш өчпочмаклы призмалар башваткычын уйлап чыгардым һәм энекәшкә бүләк иттем. Ул үсте, өйләнде һәм берзаман миннән шул уенчыкның сызымнарын сорап алды. Менә шуннан әлеге “Шак-Мак” әйләнешкә кереп китте дә инде. Үзегез әйтмешли, баланы виртуаль дөньядан чыгару бик авыр. Шуннан кечкенә кызым Ирма кечкенә балалы әти-әниләр өчен Аксенов музеенда концертлар оештыра башлады. Тора-бара микрофон алдында театр дигән проект уйлап тапты. Алар, совет чорында пластинкаларга яздырылган аудиоспектакльләргә нигезләнеп, балалар ярдәмендә спектакль чыгаралар. Балалар декорация дә кора, әти-әни белән костюм әзерләүдә катнаша, актерлык һөнәрен дә үзләштерә. Шундый өч спектакль чыгардылар да инде. Менә сезгә компьютердан аерылу һәм чын тормышта кайнау! Мондый форматның әле беркайда да булганы юк. Кыскасы, без гаиләбез белән уйлап табуда һәм иҗатта.

– Шунысы сәер дә. Сез иҗатка техник һөнәрдән килгәнсез. Кызыгыз да нәкъ шулай, күпмедер уратып йөргәннән соң иҗатка әйләнеп кайткан.

– Әни Щепкин училищесына керергә тәкъдим иткән иде. Нишләптер мин ул юлны сайламадым. Рафаэль абый да нәкъ шулай. Мин аның кем булмаганын да әйтә алмыйм. Башта КАИ тәмамлады, коммунизм төзелешләрендә катнашты, чирәм җирләрен күтәреште, Каспий диңгезендә йөзде, Карагандада иң зур домна төзелешендә катнашты, альпинист буларак ике дистәдән артык тауның башына күтәрелде, коткаручы булып китте. Мин дә альпинизм белән җенләндем, тауларга тартылу булачак хатыным белән таныштырды да инде. Иң кызыгы: спелеология туризмы гаиләләр оешуга сәбәпче булды, тора-бара балалар да шул хәрәкәткә кереп китте. Өлкән кызыбыз Снежаннаны тауларга ике яшеннән алып йөри башладык. Сүз уңаеннан, Гүзәл Яхина да нәкъ шундый шартларда үсте. Аның әтисе Шамил – минем якын дустым.

– Алайса, сез Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романына карата тискәре фикерләр белән дә яхшы таныш. Алар белән килешәсезме?

– Соравыгызга сорау белән җавап бирәм. Әйтик, Бөек Ватан сугышыннан соң чит илдә популяр булган берәр әдибебез бармы безнең? Дөрес, көчле язучылар юк түгел. Ләкин аларны да тәрҗемә итмиләр бит. Гүзәлгә килгәндә, ул популяр, роман 30 телгә тәрҗемә ителде. Романда ул иҗат иткән бәхәсле каенана образы – көчле рухлы хатынны сурәтли. Ул атта булачак кияүдән дә оста җилдерә, хәтта күзләре күрмәсә, колагы ишетмәсә дә, улын тоя, сизә. Ләкин китапта мин аңа түгел, башка кимчелекләргә игътибар иттем. Гүзәл Болакны күл дип атый. Болак утызынчы елларда күл түгел, елга була. Куйбышев сусаклагычын төзегәннән соң гына ул күлгә әйләнә. Казан турындагы тарихи китапларда әлеге мәгълүмат бар. Кечкенә төгәлсезлек кебек, ләкин төртеләсең бит. Аннан соң ул “поезд чуен күперне узды” дип яза. Күпер берничек тә чуеннан ясала алмый. Чөнки чуен ватылучан, күперләрне корычтан ясыйлар. Боларга да күз йомыйк, ди. Ләкин бер төгәлсезлеккә берничек тә кул селтәп булмый. Зөләйха китапта татар хатыны буларак сурәтләнә. Икенче герой – Иван Игнатовны ул “кызылординец” дип атый. Мәгълүм булганча, Урда – дәүләт дигәнне аңлата. Язучы романда Кызыл Урда дигән дәүләт вәкилен сурәтли булып чыга. Ләкин татарлар өчен Урда берничек тә тискәре сүз була алмый. Мин аңлар идем әле, әгәр героиня мәсәлән, болгар кызы булып сурәтләнсә. Алтынурдалылар Болгар дәүләтен басып ала һәм тар-мар итә. Ул чакта Урда болгар хатыны күңелендә тискәре сыйфат алыр иде. Моны мин җитди кимчелек дип саныйм. Татар зыялыларының кайберләре тискәре фикер әйтә икән, аның беренче сәбәбе – көнчелек. Үзегез дә бит, уйлап тормыйча, чит илдә танылган язучыны атый алмыйсыз. Без дөньякүләм танылган Рудольф Нуриевны, галим Роальд Сәгъдиевне, композитор София Гобәйдуллинаны атый алабыз. Язучы телгә килми. Миңа калса, әлеге китап дөньяга Россиядә яшәгән татар дигән халык  турында мәгълүмат бирәчәк. Мин бу китапта татар өчен файда күрәм барыбер.

– Мәктәпләрдә татар теле авыр хәлдә калгач, татарның хәтта тискәре образда да куркыныч күрүе табигый, бер караганда…

– Килешәм. Ләкин телне кысрыклау татарны уятты да, килешәсезме? Яңа хәрәкәтләр барлыкка килде. Яшьләр берсеннән-берсе кызыклырак проектлар уйлап чыгара башлады. Өлкәннәр дә һич авырыксынмыйча университет каршындагы татар телен өйрәнү курсларына йөри башлады. Мин дә – урыс мохитендә үскән кеше. Ләкин өйдә без гел татарча сөйләштек. Шуңа күрә кайбер мәсьәләләрдә – татарча, ләкин эш, фән һәм башка өлкәләрдә урысча фикерлим. Берзаман минем урысча фикерләвем өстенлек ала башлады. Ә бит үзеңне татарча уйларга өйрәтеп була, дидем дә татарчамны ныгытырга керештем. Нәтиҗәдә әнием турында язылган “Тополек мой…” китабының татарчасы – “Гүзәлем…” дигәне дөньяга килде. Ул – әнием Рәшидә Җиһаншина турында ике пәрдәлек драма. Анда сез иң беренче биргән сорауга төгәлрәк җавап бар.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*