tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча яңа тапшыру чыга башлады
Татарча яңа тапшыру чыга башлады

Татарча яңа тапшыру чыга башлады

1 июльдә яңа татарча тапшыру эшли башлады.  Иң шәп татар авыллары турында сөйләнә һәм күрсәтелә торган беренче татарча блог – “Тәгәрмәч”не шагыйрә, журналист һәм Татар китабы йорты җитәкчесе Луиза Янсур журналист Линар Закиров белән алып бара. 1 июль көнне проектның беренче чыгарылышы чыкты. Ул Әлдермеш авылына багышланган иде.

“Тәгәрмәч” – социаль челтәрләрдә иң шәп татар авылларын, анда яшәүче уңган-булган кешеләрне, аларның бай тарихын, гореф-гадәтләрен күрсәтә торган проект. Тапшыру алып баручылар Линар белән Луиза әлеге чыгарылышны болай тасвирлый:

– Беренче эш итеп, без Хәния Фәрхи башкаруындагы “Әлдермешкә кайтам әле” җырында җырланган, Туфан Миңнуллинны “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен иҗат итүгә илһамландырган Әлдермеш авылы белән танышып кайттык. Сая елгасын да күрдек, Сөйдеркә чишмәсе суын да татып карадык. Әлмәндәр бабайның прототипларын эзләдек. Бәрәнкә уенын уйнап, үз куллары белән трактор җыючы оста белән таныштык. Әлдермеш кибетенә кереп, азык-төлек бәяләрен, музейдагы кызыклы экспонатларны карадык. “Тәгәрмәч”нең һәр чыгарылышы яңа авылга багышланган булачак.  Безне социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз.

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*